20 март 2012 яңалыклары
-
Яшь батырлар сынатмады
"Биектау" спорт комплексында үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча узган Татарстан Республикасы беренчелеге җөмһүриятебезнең төрле почмакларыннан килгән яшь спортчыларны бергә җыйды. Көч сынашырга көрәшчеләр Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Теләче, Сарман, Актаныш, Арча, Әлмәт, Кукмара, Апас, Мамадыш, Кама Тамагы һәм башка районнардан килгәннәр, шулай ук Мари-Эл республикасыннан...
-
Шахмат турниры
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре Спартакиадасының беренче этабы кысаларында Әтнә районында узган шахмат турнирында мәшгульлек үзәкләренең иң эрудицияле хезмәткәрләре катнашты. Шәхси зачетта икенче урынны "Өмет" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре Гөлүсә Нурияз кызы Ибраһимова яулады. Без хезмәткәрләребезнең...
-
Юбилей спектакле әзерләделәр
Быел Ямаширмә халык театрына ун ел тула. Иҗат коллективы инде күптән шушы матур юбилейга әзерләнә. Соңгы вакытта репетицияләр еш һәм тагын да сыйфатлырак уздырыла. Артистлар тарафыннан сайланган ике пәрдәлек "Изге имән шаһит" дигән пьесаның авторлары Рузиля Җамалетдинова һәм Илмороз. Спектакльдә сигез үзешчән артист уйный, алар арасында сәхнәгә күптән түгел генә...
-
Әбүнәче көне
Бүген район почта элемтәсе бүлегендә (Кооператив урамы, 4 нче йорт) Әбүнәче көне узачак. 8 дән 20 сәгатькә кадәр биредә 2012 елның икенче яртысы өчен теләсә кайсы басмага язылырга мөмкин. Һәр язылучыга приз биреләчәк. Укучылар игътибарына: "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" район газетасына язылу бәясе 2012 елның икенче яртысына да элеккечә...
-
Мәдәният хезмәткәрләре семинары
Мәдәният хезмәткәрләре - халыкның буш вакытын оештыручыларның семинары узган атнада безнең районда булды. Татарстанның Биектау, Лаеш, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнары вәкилләре авыл клублары эшчәнлегенең проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Ике көн дәвамында алар кызыклы мастер-классларда да, эшлекле уеннарда да катнаштылар, аларны ТРның Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең директоры...
-
Техника кырга чыгарга әзер
Һәр елда районда, 1 февральдән алып, 20 апрельгә кадәр, тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасына дәүләт техник күзәтүе уздырыла. Шушы көннәрдә машина-трактор паркының чәчүгә әзерлегенә имтиханны "Татарстан Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте тапшырды. Әлеге хуҗалык хезмәткәрләре техниканы язгы кыр эшләре башлануга алдан ук әзерләп куйганнар. Басуга алып чыгу өчен әйбәтләп ремонтлап,...