Мәктәп футбол лигасының яңа сезоны ачылды. «Эверест» футбол мәйданында 2010-2011 елларда туган яшь кызлар футбол командалары арасында район ярышлары узды. Әйе, Биектау районында кызлар да футбол уйный.
Малайлардан бер дә калышмыйлар алар. Җиңүгә омтылыш малайларныкына караганда да көчлерәк. Моның шулай икәнлеген соңгы турнир күрсәтте. Командада тәртип тә бик яхшы куелган. Болар һәммәсе уңышка ирешүнең төп сәбәпләре. Турнир барышында футбол кырының һәр метрында көрәш кызды. Бу көнне районның 6 мәктәбеннән килгән командалар көч сынашты. Үз төркемнәрендә җиңеп чыккан команда ярымфиналга узды.
“Бүгенге ярышларда районның үзәк мәктәпләреннән килгән командалар көч сынашты. Авыллардан берничә команда килгән иде. Иң элек катнашучыларны 2 төркемгә бүлдек. Ярымфинал ярышлары да, финал уеннары да бер үк көндә оештырылды”, - дип билгеләп үтте Биектау районы мәктәп футбол лигасы кураторы.
Районның 4 нче урта мәктәбе командасы турнирда үзен иң көчле команда итеп күрсәтте. Турнир башында алар 3 нче мәктәп кызларыннан җиңелделәр. Команда тренеры фикеренчә, 4 нче мәктәп кызлары үз көченә артык ышанган иде. Әмма җиңелү аларның кәефен төшереп кенә калмады, киресенчә, берләшергә, тагын да үҗәтләнебрәк көрәшергә этәрде. Команданың потенциалы күзгә күренеп тора иде. “Мин футбол уйнарга яратам. Оста уйнавымны белгәч мине командага алдылар. Сынатырга уемда да юк”, - ди 4 нче мәктәптә укучы Сати Степченко. Шул ук командадан Анна Романова, Камилә Гәйнуллина һәм
Жасмина Мостафина кебек яшь футболчылар да үзләрен аямыйча уйнады. Нәкъ менә бу өчлек көндәшләре капкасына иң күп гол кертте.
“Мин әтием һәм абыем белән еш кына футбол уйныйм. Шунда алган күнегүләр ярдәм итте, күрәсең, мин бүген көндәшләр капкасына 2 туп керттем”, - дип бүлеште үзенең уенда алган кичерешләре турында 4 нче мәктәп командасы футболчысы Камилә Гәйнуллина.
Мария Французова да үзенең әтисе һәм абыйсы белән футбол уйнарга ярата. Турнир вакытында футбол кырына аз гына вакытка чыгуына карамастан, Мария җиңүгә үз өлешен кертте – финалда ул 2 нче урта мәктәп кызлары капкасына хәлиткеч туп кертеп, үз командасын чемпион дәрәҗәсенә күтәрде.
“Без әтием белән футбол уйнарга яратабыз. Безнең әти спорт ярата, футболны - бигрәк тә. Мин дә рәхәтләнеп аның белән бергә уйныйм. Ул җитешсезлекләргә күрсәтә, маневрлар ясарга өйрәтә”, - ди Мария Французова.
Турнирда икенче урынны 2 нче урта мәктәп кызлары яулады. Өченче урынга 3 нче урта мәктәп кызлары лаек булды. Алар призлы урынга Бөреле мәктәбе кызларын җиңеп чыкты. Турнир ахырында аерым уенчыларга һәм җиңгән командаларга бүләкләр тапшырылды.
Эрнест Абдулаев
Нет комментариев