Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

"Биектау-05" хоккей командасы зур җиңү белән кайтты (видео)

"Биектау-05" хоккей командасы Мамадышта узган хоккей турнирында БЕРЕНЧЕ урынны алып кайтты. 26-28нче август көннәрендә Мамадышта Айрат Галиев истәлегенә багышланган традицион хоккей турниры узды. Быелгысы елда Мамадышның "Олимп" боз сараенда Казан, Волгоград, Яр Чаллы, Бөгелмә, Мамадыш һәм Биектаудан килгән 2005нче елгы егетләр катнашты. Әлеге турнирда безнең егетләр барлык көндәшләрен дә җиңеп...

"Биектау-05" хоккей командасы Мамадышта узган хоккей турнирында БЕРЕНЧЕ урынны алып кайтты.

26-28нче август көннәрендә Мамадышта Айрат Галиев истәлегенә багышланган традицион хоккей турниры узды.

Быелгысы елда Мамадышның "Олимп" боз сараенда Казан, Волгоград, Яр Чаллы, Бөгелмә, Мамадыш һәм Биектаудан килгән 2005нче елгы егетләр катнашты.
Әлеге турнирда безнең егетләр барлык көндәшләрен дә җиңеп (гомуми уеннар буенча голлар аермасы 37-7) БЕРЕНЧЕ урынны яулады.
28 август көнне кич команданы әти- әниләр белән бергә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да каршы алды. Җиңүчеләргә бәйрәм табыны корылды, җылы сүзләр, киләчәккә теләкләр әйтелде.
Егетләрне әлеге сезон алды уеннарында яулаган зур җиңүләре белән котлыйбыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев