28 август 2016 яңалыклары
-
"Биектау-05" хоккей командасы зур җиңү белән кайтты (видео)
"Биектау-05" хоккей командасы Мамадышта узган хоккей турнирында БЕРЕНЧЕ урынны алып кайтты. 26-28нче август көннәрендә Мамадышта Айрат Галиев истәлегенә багышланган традицион хоккей турниры узды. Быелгысы елда Мамадышның "Олимп" боз сараенда Казан, Волгоград, Яр Чаллы, Бөгелмә, Мамадыш һәм Биектаудан килгән 2005нче елгы егетләр катнашты. Әлеге турнирда безнең егетләр барлык көндәшләрен дә җиңеп...
-
Биектауда "ишегалды" бәйрәме узды
Кичә 27 август Биектауда, Станционная урамы 4 адресы буенча "Ишегалды бәйрәме" узды. Әлеге бәйрәмдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Әлеге бәйрәмнән иң канәгать калганнары, мөгаен балалар булгандыр. Алар өчен күп кенә уенныр, күңел ачу программасы каралган иде.
-
Татарстанда пожар чыгу куркынычы югары дәрәҗәдә булуы дәвам итә
Татарстанда пожар чыгу куркынычы югары дәрәҗәдә булуы дәвам ителә. Әлеге кисәтүне Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге таратты. Метеорологлар әйтүенчә, Татарстанның кайбер районнарында урманнарда пожар чыгу куркынычының 5 дәрәҗәсе бирелгән (Казанда- 4 дәрәҗә). Кисәтү 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә!
-
Сорау бир һәм җавап ал
Кичә 27 август Биектау районының Дөбъяз, Алан- Бәксәр, Зур Битаман авылы халкы депутатларга ъз сорауларын җиткерә алды. Сайлау алды агитация программалары белән "Бердәм Россия" сәяси фиркасы Татарстан Республикасы буенча йөрүен дәвам итә. Халык үзенең гозерләрен, сорауларын һәм теләкләрен әлеге сайлау алды чорында җиткерергә мөмкин. Халык белән сөйләшер өчен өстәл куела,...