Мәрхәмәтлерәк булсак иде
Без туганнан соң ук, тирә-ягыбызда кешеләр булган җәмгыятьтә яшибез. Болар - безнең якыннарыбыз, танышларыбыз һәм бөтенләй дә таныш түгел кешеләр. Һәрберебезнең уникаль икәнлеге, нәкъ бертөрле кешеләрнең булмавы турында уйлап та карамыйбыз. Һәрберебезнең - үз мәнфәгатьләре, принциплары, теләкләре, максатлары. Төс-кыяфәтләребез төрлечә, төрлечә киенәбез, төрлечә сөйләшәбез. Шушы җәмгыятебез эчендә гадәти булмаган кешеләр...
Без туганнан соң ук, тирә-ягыбызда кешеләр булган җәмгыятьтә яшибез. Болар - безнең якыннарыбыз, танышларыбыз һәм бөтенләй дә таныш түгел кешеләр.
Һәрберебезнең уникаль икәнлеге, нәкъ бертөрле кешеләрнең булмавы турында уйлап та карамыйбыз. Һәрберебезнең - үз мәнфәгатьләре, принциплары, теләкләре, максатлары. Төс-кыяфәтләребез төрлечә, төрлечә киенәбез, төрлечә сөйләшәбез. Шушы җәмгыятебез эчендә гадәти булмаган кешеләр - сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр дә очрап тора. Хәзерге заманда сәламәт кешеләрнең мөмкинлеге чикле кешеләргә мөнәсәбәте бик катлаулы. Төрле сәбәпләр аркасында, күпләребез мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын аңлый алмый. Табигый ки, андый кешенең тышкы кыяфәтен күргәч, беренче тәэсир теләсә нинди булырга, хәтта кеше югалып калырга да мөмкин. Ләкин акыллы кеше, беренчедән, үзен кулга ала һәм хисләрен тышка чыгармый. Ә икенчедән, мөмкинлекләре чикле кешеләрне, кагыйдә буларак, мондый мөнә-сәбәткә тормыш үзе әзерләгән инде. Бүген дәүләт органнары тарафыннан инвалидлар өчен чагыштырмача уңайлы шартлар тудырыла башлады, ләкин кешеләр бу категория гражданнарын җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары итеп кабул итәргә әзерме соң? Җәмгыятьнең битарафлыгы аркасында инвалидлар үзләренең чирле дөньяларында үзләрен кимчелекле тоеп, депрессиягә бирелеп һәм шәхси борчуларына күмелеп яшәүләрен дәвам иттерә. Кызганыч ки, инвалидлар, урамга чыккач, күрәләтә җирәнү белән очраша. Шундый очраклар булды: инвалид, кафега кереп, үзенә кешечә бәйрәм ясарга теләгәч, "Сез монда килүчеләрнең тынычлыгын бозасыз", - дип, аны кафега кертмиләр. Инвалид балалар (аутист-лар) төркеменә океанариумда экскурсия үткәрү-дән баш тарталар. Җитәк-челек болай дип дәлил-ләргә маташа: "Монда килүчеләргә инвалидларны күрү ошамый, аларда кызгану хисе тудыра". Инвалид булган өчен кешене дискриминацияләү аның кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү булып тора. Бөтен дөньяда җәмгыять мөмкинлеге чикле кешеләр проблемасына битараф булмаганнарга һәм битарафларга бү-ленгән.
Сәламәтлеге аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бөтен җәмгыятебез өчен батырлык һәм ихтыяр көче үрнәге булып торалар. Куркыныч фаҗигаләрдән соң өр-яңадан яши башлаган һәм җәмгыятьтән төшеп калмаган кешеләр - барыбыз өчен дә маяк.
А. Шәймәрданова,
психологик-педагогик ярдәм хезмәте
педагог-психологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев