Яналыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Савым ике тапкыр арткан
Латыйповларның Биектау районындагы гаилә фермасында Премьер-министр урынбасары - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм республика фермерлары булып китте.
-
Почта хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Һәр елны, июль аеның икенче якшәмбесендә, илебездә Россия почтасы көнен билгеләп үтәләр. Быел бу бәйрәм 12 июльгә туры килә, ә рәсми рәвештә ул инде 27 нче тапкыр билгеләп үтелә.
-
Гаилә - бәхетнең нигезе
8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, сафлыкны сурәтли. Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңнән соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итә торган изге урын
-
Умартачылыкка сарыф ителгән акча нәтиҗәсез калмый
Узган ел Татарстанда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелде. Күпчелек умартачылар фикеренчә, проблема агулы химикатларны көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кертү белән бәйле.
-
Интернет бар, тиздән футбол стадионы да булачак
Газетабызның узган санында без якын арада районда тагын бер спорт объектының сафка басылачагы турында язган идек. Ул - Мүлмә авылында төзелеп килә торган мини-футбол мәйданы. Спорт объекты балалар ихтыяҗын исәпкә алып төзелә. Мүлмә авылы балаларының җәйге ялы вакытында рәхәтләнеп туп тибәргә менә дигән мәйдан булырга тиеш ул.
-
Консультация үзәкләре - яшь әти-әниләргә ярдәмгә
Биектау районындагы ике балалар бакчасына берәр миллион сум акча биреләчәк. Биектау авылындагы “Петушок” һәм “Сандугач” балалар бакчалары консультация үзәкләре оештыруга 1 миллион сумлык грант ияләре булдылар. Мондый үзәкләр 0-3 яшьлек балалар үстерүче, тәрбиягә һәм медицинага кагылышлы мәсьәләләрдә консультация кирәк булган яшь әти-әниләргә, шулай ук, чират зур булганлыктан, балалары әлегә балалар бакчасына йөрмәүчеләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла.
-
Без күлләрнең чисталыгы өчен җаваплы
Биектау яшьләре район тормышында актив катнашалар. Пандемия вакытында киләчәктә үрләр яулау өчен көч-куәт тупларга туры килгән. Өйдән чыгарга рөхсәт булуга ук алар эшкә керештеләр. Пандемиягә бәйле рәвештә акцияне, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, ачык һавада уздырырга булганнар. Активистлар территорияне җыештырып, чүпчардан арындырдылар.
-
Суыксу авыл җирлегендә гомер итүче якташларыбыз өчен матурлыкның бер билгесе-чисталык
Җәй башлану белән биредә юл кырыйларын чабу, буй җиткән үләннәрдән чистарту эше актив алып барыла.
-
Алар безгә җиңү бүләк итте
Әйе, Бөек Ватан сугышы китергән афәт – бар кешенең дә күңелендә тирән эз калдырды. Без, хәзерге буын вәкилләре, бу канкойгыч сугыш турында тарих китапларыннан, әби – бабайларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез. Аларның күргәннәрен дусларыңа түгел, дошманнарыңа да теләп булмый. Шәхсән үземә, үткән тарихыбыз турында күбрәк мәгълүмат белү бик кызыклы. Быел Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел уңаеннан бу теләгем тагын да артты.
-
Хөрмәткә лаек ветеран
Май аеның 27се китапханәчеләр көне буларак билгеләп үтелә.
-
Татарстан мөфтиенең Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгате
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Кадерле дин кардәшләрем! Изге Рамазан ае – ураза һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Коръән-Кәрим иңү һәм гөнаһлар ярлыкану ае тәмамланып килә. Кешелекнең яңа тарихында мөселманнарның Рамазан аен бүгенге рәвештә – җәмәгать белән җомга намазларыннан, кардәшләр белән җыелышып укылган тәравих намазларыннан, ифтар мәҗлесләреннән башка уздырырга туры килгәне юк иде әле. Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды. Һәм мөэмин-мөселманнар аны намус белән үтте дип әйтсәк ялгыш булмас. Үз-үзеңне читләштерү режимының авырлыкларына карамастан, безнең өммәтебез, уразаны калдырмыйча, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итә, волонтерлык эшендә катнаша, мохтаҗлар һәм ярлылар турында кайгырта. Без хәтта мохтаҗларга ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылган Республикакүләм хәйрия ифтарын үткәрү гадәтен дә саклап кала алдык. Шул ук вакытта күп кенә мөселманнар үзләренең һөнәри бурычларын үтәүдән дә читләшмәде, шуның белән бергә дөньякүләм кризис шартларында гуманитар коллапсны булдырмауга үзләреннән өлеш керттеләр. Авыр вакытларда рух ныклыгы, сабырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешүен сорап дога кылам. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Билгеле ки, һәммәбез дә җанлы аралашуны сагындык. Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Шуның белән бергә, бу катлаулы вәзгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы Ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Шунысы билгеле: бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, ә гомерне саклап калу – фарыз гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк, чөнки Коръән-Кәримдә әйтелгән: وَلَا تُلْقُوا بِأَيْدِيكُمْ إِلَى التَّهْلُكَةِ Мәгънәсе: «Үз кулларыгыз белән (үзегезне) һәлакәткә ташламагыз» («Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 195-нче аять). Әлеге уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында безгә нәсыйхәтләрен җиткерә: فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا Мәгънәсе: «Һичшиксез, (чиккән һәр) авырлыктан соң җиңеллек бар» («Әш-Шарх» (Ачылу) сүрәсе, 5-нче аять). Ышанам ки, озакламый без бу бөек аятьнең хакыйкатен үз күзләребез белән күреп, Пәйгамбәребезнең ﷺ: “Үз арагызда сәламнәр һәм тынычлык таратыгыз”, – дигән чакыруына ияреп, иңгә-иңне терәп, намаздан соң, янәдән бер-беребезнең кулларын кысып кардәшләрчә ислам сәламе биреп, кочаклаша алырбыз. Әмма хәзер безгә тагын бераз сабыр итәргә кирәк. Коръәндә әйтелгән: إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ Мәгънәсе: «Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән» («Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 153-нче аять). Аллаһы Тәгаләдән калебләребезгә ныклык, ихтыяр көче һәм түземлек бирүен, безне хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлардан саклавын, йортларыбызны иминлек, бәхет-шатлык, куанычлар белән баетуын сорыйм! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын! Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
-
Закон бозучыларга карата катгый чаралар күрелә
Билгеле булганча, 30 марттан 5 апрельгә кадәр Россия гражданнары өй режимында, үзизоляциядә яшәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да барлык кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан барлык кирәкле чаралар күрелде, коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы булдырылды.
-
Гамьсез ата-аналарның һәркайсына да буйсындыру чарасы табылыр
“Ташлап чыгып киткәннән бирле аны күргәнебез юк”. Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләрдән еш ишетелә торган сүзләр бу. Алар мөмкин кадәр азрак яңгырасын өчен нишләргә соң? Үз вазифаларын үтәргә теләмәгән гамьсез әти-әниләргә йогынты ясап буламы һәм илдә күпме кеше тиешле акчаларын алмый калган?
-
Социаль программалар авыл тормышын яхшырта
Бу атнада Олы Битаман авылында халык җыены узды. Авыл халкы, бердәм булып, клубка бер ел эчендә эшләнгән эшләргә йомгак ясарга, агымдагысына планнар билгеләргә җыелды.
-
Исәнме-саумы, яраткан мәктәбем!
8 нче февраль - Россия фәне көне. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 85 еллык юбилеен нәкъ менә шушы көнне бәйрәм итүе дә үзенә бер төрле мәгънәгә ия.