Умартачылыкка сарыф ителгән акча нәтиҗәсез калмый
Узган ел Татарстанда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелде. Күпчелек умартачылар фикеренчә, проблема агулы химикатларны көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кертү белән бәйле.
Шул уңайдан кыска гына вакыт эчендә умарталарны паспортлаштыру, аларны умартачыларның бердәм реестрына кертү эшләре бара. Һәр районда социаль челтәрләрдә умартачылар үз төркемнәрен булдырды. Оператив мәгълүматны шул чыганактан алырга була. Моннан тыш, Биектау районында умартачылар белән даими очрашулар, семинарлар уздырылып тора. Шундый нәтиҗәле чаралар ярдәмендә районда умарталар санын саклап кына калмадылар, ә аның артуына да ирештеләр.
Баллы һөнәр ияләренең эше нидән гыйбарәт соң? Балны кортлар җыйса да, алар өчен иң элек барлык шартларны да тудырырга кирәк. Умартаны ачтың да, кәрәзләрдән бал сыгып алдың - эш моның белән генә бетми. Оста умартачылар гына эшне нәтиҗәле итеп оештыра.
- Мин умарта белән шөгыльләнергә ниятләгәч тә, иң элек бу турыда кулланма мәгълүмат тупладым, аларны яхшылап өйрәндем. Соңыннан умарталар булдыру эшенә керештем. Махсус эш киемнәре, кирәкле җиһазлар сатып алдым. Гомәр абый тәҗрибәле умартачы, аның белән киңәшләштем. Ул миңа киңәшләрен генә түгел, бер умарта да биреп чыгарды - бүләк итте, - дип искә ала умартачы Инсаф Зәбиров. Сүз арасында шаяртып та куя ул. Үзен районда иң кечкенә умартачы итеп саный. Бала чактан ук умартачы булырга хыяллана ул. Коронавирус белән бәйле үзизоляция булмаса, аның балачак хыялы шулай һавадагы торна кебек кенә булып калыр иде. Үзизоляция вакытында ул әлеге четрекле эшне җентекләп өйрәнә. Тәҗрибәле умартачылар да аңа ярдәмгә килә.
- Минем остазларым әйбәт булды. Алар барысы да районда күптәннән эшли инде. Мин алар белән һәрвакыт элемтәдә торам. Кайберләренә, тәҗрибә алырга дип, өйләренә дә барам. Минем кортларым урта рус төренә карый. Алар бик усал, чагарга яраталар. Әмма балны көне буе ташыйлар, - ди Инсаф Зәбиров. Яшь умартачы әлегә умарталар саны белән әллә ни мактана алмый. Аның әлегә нибары ике умартасы бар. Әмма умартачы аларны үз балаларын карагандай кадерләп, җаен, тәмен белеп кенә карый. Кортлар янына барыр алдыннан Инсаф, иң элек, төтен чыгару җайланмасын кабыза. Чөнки аннан башка кортлар янына якын да барып булмый. Алар бик усал чага. Ә төтен кортларны тынычландыра.
Без дә баллы һөнәрнең тәмен татып карарга уйладык. Кортлардан саклый торган махсус костюмнар киеп, умарталар янына килдек. Әмма шуннан ары бернигә дә ярамадык. Чөнки умартачы булыр өчен кортлар телен дә аңларга кирәк икән.
Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтү кирәк, умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грант программасы кысаларында финанс ярдәме күрсәтә. 2019 елда шул максатларда барлыгы 35 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2020 елда бу сумма ике тапкырга артыграк булачак.
Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев