Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җыр-моңы белән әсир итте

"Татар моңы" конкурсының популярлыгы елдан-ел арта бара, чөнки биредә киң таралган һәм татар халкының яраткан җырларын, татар композиторлары әсәрләрен ишетергә була. Быел анда меңнән артык кеше катнашты. Аларның музыкаль сә-ләтләрен Салават Фәт-хетдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм башка күренекле җырчылар катнашындагы абруйлы жюри бәяләде. Тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын...

"Татар моңы" конкурсының популярлыгы елдан-ел арта бара, чөнки биредә киң таралган һәм татар халкының яраткан җырларын, татар композиторлары әсәрләрен ишетергә була.

Быел анда меңнән артык кеше катнашты. Аларның музыкаль сә-ләтләрен Салават Фәт-хетдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм башка күренекле җырчылар катнашындагы абруйлы жюри бәяләде.

Тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын кабатланмас башкару үрнәге, тавышының сафлыгы белән таң калдыра торган яшь башкаручылар барлыкка килү сөендерә. Быелгы "Татар моңы" конкурсында катнашучыларның берсе - үзебезнең Биектау районында яшәүче Эльнар Сабирҗанов. Хәзерге вакытта Эльнар "Фортекс" ачык акционерлык җәмгыятендә логистика белгече булып эшләсә дә, сәхнәдә ул яңа кеше түгел. Эльнар катнашкан һәм җиңү яулаган конкурслар исемлеге шактый зур. Менә бу юлы да ул югары күрсәткечкә иреште - композитор Илгиз Мәҗитовның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Урман юлында» дигән җырны башкарып, мөм-кин булган 125 тән 119 балл туплады. Афәрин, Эльнар!

Өч тур нәтиҗәсе буенча финалга 40 кеше чыкты, алар арасында безнең Эльнар да бар. Финалчылар арасында җырчылардан тыш, уен коралларында чыгыш ясаучылар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә бар. Алар 12 нче декабрьдә Казанда узачак гала-концертта катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев