Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Язгы су кешеләрнең ныклыгын сыный

Биектау районында язгы ташу белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә. МЧС белгечләре әйтеп киткәнчә, язгы ташу быел узган еллардагы кебек түгел. Дүшәмбегә Казанка елгасында су 4 метрга кадәр күтәрелгән (критик биеклек - 6 метр). Мүлмә авылы янындагы Красна елгасының суы инде 1 метр да 70 сантиметрга күтәрелгән (критик биеклек...

Биектау районында язгы ташу белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә. МЧС белгечләре әйтеп киткәнчә, язгы ташу быел узган еллардагы кебек түгел.

Дүшәмбегә Казанка елгасында су 4 метрга кадәр күтәрелгән (критик биеклек - 6 метр). Мүлмә авылы янындагы Красна елгасының суы инде 1 метр да 70 сантиметрга күтәрелгән (критик биеклек - 2 метр). Чыпчык авылынның Заречная урамы тулысынча су астында калды. Базлар, идән аслары су белән тулды, анда сакланган бәрәңге, кәбестә һәм башка яшелчәләр куллануга яраксыз. Су йортларның идәннәрен каплаган, мебель һәм башка җиһазлар зыян күргән. Хайван абзарлары да су астында калган.

- Мондый суның бездә күптән булганы юк иде, - ди Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. - Авыл халкын су басу мөмкинлегенә әзер-ләү буенча шактый эш башкарылды, барысына да куркыныч туганда шалтыратырга мөмкин булган телефон номерлары һәм файдалы белешмәлекләр белән тәэмин иттек. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар йортлары куркынычсыз урында урнашкан туганнары янына вакытлыча яшәү өчен күченеп торырга риза булдылар, калганнар үз өйләрендә калуны өстенрәк күр-деләр. Авыл халкына терлекләрен куркынычсыз урынга күчерүдә ярдәм итте. Хәзер китерелгән зыянны каплау өчен компенсация алуга документлар әзерлибез.

Дөбъяз авылында ике йортның һәм участок больницасының подвалларын су баскан. Хәзерге вакытта суны мотопомпалар белән суырталар.

Реклама

Биектау районындагы гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән районда гадәттән тыш ситуация режимы кертелде. Су басу зонасына эләккән 14 авылның авыл җирлеге башлыкларына даими рәвештә су биеклеген күзәтергә, шулай ук экстремаль ситуациядә ничек эш итәргә кирәклеген халыкның исенә төшереп торырга киңәш ителде.

Барлык авыл җирлекләрендә яңгыр-кар суларын агызу каналларын (ливневка) чистарту мәсьәләсе актуаль булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X