Язгы су кешеләрнең ныклыгын сыный
Биектау районында язгы ташу белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә. МЧС белгечләре әйтеп киткәнчә, язгы ташу быел узган еллардагы кебек түгел.
Дүшәмбегә Казанка елгасында су 4 метрга кадәр күтәрелгән (критик биеклек - 6 метр). Мүлмә авылы янындагы Красна елгасының суы инде 1 метр да 70 сантиметрга күтәрелгән (критик биеклек...