Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ТЕЛЕФОН АША ҺӘРВАКЫТ ЭЛЕМТӘДӘ

Хәйрия мәсьәләләре буенча Республика советы тарафыннан оештырылган "Яхшы телефон" хәйрия акциясе дәвам итә. Узган атнада Әлдермеш авылында яшәүче Разия Гариф кызы Гарипова һәм Әминә Гыйлаҗи кызы Шиһабетдинова бүләккә мобиль телефоннар алдылар. Язмышлары шулай килеп чыккан инде, Әлдермеш урта мәктәбендә озак еллар математика укытучысы булып эшләгән Разия Гариф кызының да, "Маяк"...

Хәйрия мәсьәләләре буенча Республика советы тарафыннан оештырылган "Яхшы телефон" хәйрия акциясе дәвам итә.
Узган атнада Әлдермеш авылында яшәүче Разия Гариф кызы Гарипова һәм Әминә Гыйлаҗи кызы Шиһабетдинова бүләккә мобиль телефоннар алдылар.
Язмышлары шулай килеп чыккан инде, Әлдермеш урта мәктәбендә озак еллар математика укытучысы булып эшләгән Разия Гариф кызының да, "Маяк" колхозының элеккеге гади колхозчысы булган Әминә Гыйлаҗи кызының да якын туганнары юк. Әлбәттә, әбиләр янына күршеләре, танышлары кереп, аларның ялгыз тормышларына бераз ямь өстиләр. Алар үзләренең социаль хезмәткәрләре Гөлназ Сабирова килүен түземсезлек белән көтәләр. Гөлназ үзенең хезмәт вазифаларын гына башкарып, пенсионер карчыкларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп кенә калмый, ул аларның тугры дустына да әверелгән.
Ханымнарны район җитәкчелеге һәм социаль хезмәт-кәрләр тарафыннан игътибар бик дулкынландырды. Элегрәк алар тышкы дөнья белән элемтәгә керә алмаганнар, чөнки өй телефоннары да, кәрәзле телефоннары да юк. Разия апа һәм Әминә апа телефон аппаратларын рәхмәт хисләре белән кабул итеп алдылар. Чөнки хәзер алар теләсә кайсы вакытта социаль хезмәткәргә шалтырата, табиб чакырта алачаклар. "Өмет" Үзәге директоры Люция Гобәйдуллина, өлкән яшьтәге ханымнарга бүләкләр тапшырып, алардан ничек файдаланырга икәнлеген җентекләп аңлатты. Һәрвакыт элемтәдә булу мөмкинлеге картларның иң зур проблемаларының берсен - ялгызлыктан котылырга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы инициативасы белән уздырыла. Аның максаты - "тревога кнопкасы" белән җиһазланган мобиль элемтә чаралары белән өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торучы өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны һәм инвалидларны тәэмин итү. Мондый мобиль җиһаз ярдәмендә өлкән яшьтәге кеше тиз арада табибны, социаль хезмәткәрне чакыра яки МЧС хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.
Районда телефон аппаратлары "Өмет" Үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торучы 45 ялгыз яшәүче пенсионерга бирелгән. Телефон барлыкка килү белән аларның социаль мобильлеге артты. Барлык аппаратлар өлкән яшьтәгеләргә файдаланырга уңайлы булсын өчен клавишларда эре саннар, якты экран белән махсус рәвештә сайланган. Кәрәзле телефоннар "Биектау" хәйрия фонды акчаларына сатып алынган.
Программаның озак сроклы булачагы күздә тотыла. Якын араларда өлкән яшьтәге кешеләр телефон буенча торак-коммуналь хез-мәтләргә кагышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә, социаль мәсьәләләр буенча консультацияләр һәм хәтта психологик ярдәм ала алачаклар.
Рәсемдә: Разия Гариповага Л.Гобәйдуллина телефон тапшыра.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев