Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Техника кырга чыгарга әзер

Һәр елда районда, 1 февральдән алып, 20 апрельгә кадәр, тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасына дәүләт техник күзәтүе уздырыла. Шушы көннәрдә машина-трактор паркының чәчүгә әзерлегенә имтиханны "Татарстан Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте тапшырды. Әлеге хуҗалык хезмәткәрләре техниканы язгы кыр эшләре башлануга алдан ук әзерләп куйганнар. Басуга алып чыгу өчен әйбәтләп ремонтлап,...

Һәр елда районда, 1 февральдән алып, 20 апрельгә кадәр, тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасына дәүләт техник күзәтүе уздырыла.

Шушы көннәрдә машина-трактор паркының чәчүгә әзерлегенә имтиханны "Татарстан Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте тапшырды. Әлеге хуҗалык хезмәткәрләре техниканы язгы кыр эшләре башлануга алдан ук әзерләп куйганнар. Басуга алып чыгу өчен әйбәтләп ремонтлап, тигезләп тезеп куелган тракторлар, механизаторлар һәм белгечләрнең эшкә керешәсе көнне күтәренке күңел белән көтүе, һичшиксез, чәчүнең җайлы башланып китүенә булышлык итәчәк. Хуҗалык җитәкчесе Нургали Хафизов, машина-трактор паркы белән таныштырганда, ремонтның яхшы сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Хуҗалыктагы үзйөрешле 15 берәмлек техниканың барысын да механизаторлар үзләре ремонтлаганнар. Авыл кешеләре эшне башкаруга намуслы һәм җитди мөнәсәбәт күрсәткәннәр, чөнки, ни дисәң дә, бу техникада алар үзләре эшләя-чәк бит. Хуҗалыкта эшне тәүлек әйләнәсендә оештырырга, ә инде зарурлык килеп чыкса, өстәмә рәвештә читтән механизаторлар чакырырга ниятләп торалар.

Дәүләт техник күзәтү инспекциясенең Биектау бүлеге әлеге хуҗалыкта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш инженерлары белән семинар-киңәшмә уздырганда үз алдына берничә бурыч куйды: хуҗалыклардагы үзйөрешле машиналарга дәүләт техник каравы уздыру; язгы кыр эшләренә әзерләнгән техниканы кабул итүгә карата куелган таләпләр белән таныштыру; ягулык-майлау материаллары складларын тәртиптә тотуга, техникага заправка ясаганда куркынычсызлык техникасының үтәлүенә аеруча игътибар бирү.

Хуҗалыкларда дәүләт техник күзәтүе ел саен техниканың маркасын, дәүләт теркәлүен, агрегатларның номерын машинаны теркәү турындагы паспортта һәм таныклыктагы мәгълүматлар белән чагыштырып карау өчен уздырыла. Мәҗбүри тәртиптә шоферларда медицина белешмәләре, тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгы булу тикшерелә. Үзйөрешле машиналарның кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырмыйча файдалануны тәэмин итәрлек техник торышы, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне пычратмау тикшерелә.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар "Татарстан Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәтенең хәзерге вакытта печән әзерләүдә файдаланыла торган авыл хуҗалыгы техникасы, бөртекле ашлык комбайннары ремонтлана торган мастерскойларында булдылар. Кардан арындырылган техника паркы территориясе, бер рәткә тезеп куелган авыл хуҗалыгы машиналары семинарга килүчеләрдә яхшы тәэсирләр калдырды. Ремонтланган техниканы тикшерү барышында аның сыйфат таләпләренә туры килүе ачыкланды.

Узган шимбәдә "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә дә техника кабул иттеләр. Анда муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.

"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте 10 берәмлек үзйөрешле техниканы әзерлек сызыгына куйган. Тикшергән вакытта шулай ук техник хезмәт күрсәтү, ремонт бригадалары оештыруга игътибар бирелде. Район хуҗалыкларында техниканы кабул итү графиклары таратылды, ул 26 марттан 2 апрельгә кадәр узачак. Соңгы билгеләр дә шуның нәтиҗәсенә карап куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев