Эх, кайларда калдың син минем комсомолда узган яшьлегем!
Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзының йөз еллыгын каршылаганда ул еллардагы совет яшьләре эшчәнлегендә минем дә бераз өлешем булуын билгеләп үтәсем килә. ХХ гасырның илленче елларында коммунистлар партиясе һәм СССР хөкүмәте Алтай, Казахстан һәм Оренбург өлкәсендәге чирәм һәм эшкәртелми яткан җирләрне күтәрү бурычын куйды.
Ул чакта миңа унсигезенче яшь. 1954 нче елда 3 нче номерлы авыл хуҗалыгын механикалаштыру Чебакса училищесында тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң “Беркутовский” совхозының Чебакса бүлегендә “НАТИ” тракторында, аннары “ДТ-54” тракторында эшләдем.
1955 елның апрель аенда без Чебакса авылыннан комбайнчылар Алексей Нечаев һәм Николай Сыркин, Столбище районының Кунтечи авылыннан тракторчы Анна Кондратьева белән бергә чирәм җир отряды белән Барнаулга киттек.
Барнаулга килеп төшкәч, башта район машина-трактор станцияләренә (МТС), аннары бригадаларга билгеләндек. Без дүртәү Чесноков МТСына эләктек, аннан соң безне Энгельс поселогына трактор бригадасына күчерделәр. Аны үз вакытында Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәреннән күчеп килгән Ф.Шрайнер оештырган булган. Биредә берничә Волжск немецлары гаиләсеннән кала нигездә руслар яшәде. Алар бик кунакчыл кешеләр иде.
Минем белән прицепщик булып бригадир Шрайнерның улы – Алик Суворов эшләде. Өлкән тракторчы Псковтан Петр иде. Без сменалап “буразнада” 10ар сәгать эшләдек. Техниканы тикшереп, барлап чыгу, төзәткәләү өчен 2шәр сәгать вакыт бирелде.
Биш көнлек эш атнасында без эшләнеш нормаларын бер ярым тапкырга һәм аннан да күбрәк арттырып үтәдек. Кайтып-китеп йөрүләргә вакыт әрәм итмәс өчен, кыр станына ук урнаштырылган, эченә ян-яклатып шүрлекләр ясалган вагонда йокладык. Ял көннәрендә ял итеп, көч туплап килдек. Ул чакта Энгельс поселогында аслы-өсле сәкеләр куелган вагонда яшәдек.
Эштән бушаган арада безне печән эскертләргә, өмәләргә чакыралар иде.
Бәйрәмнәрдә поселокта ял кичәләре оештырылды. Поселок яшьләре белән бергәләп яшел чирәмлекләргә күңел ачарга йөрдек, анда уйнадык, җырладык, рәхәтләнеп көлештек. Беренче бәйрәм кичендә үк мин “куып тоту” уены белән кызыксынып киттем. Поселок яшьләре арасында каяндыр килгән “чит” кеше мин генә булып чыктым. Бөтенесенең игътибары миңа юнәлгән иде. Уен кагыйдәсе буенча бер кызны куып тотарга кирәк , ә ул башта кулы белән ишарәләп аны кем куып тотарга тиешлеген күрсәтә. Ул миңа таба күрсәтте дә, йөгереп тә китте. Янда торучы егетләр: “Бар, куып тот, нәрсә карап торасың?” – дип кычкыралар. Һәм мин аны куып тоттым, ә кызның минем яннан китәргә исәбе дә юк иде. Таныштык. Аннары мин аны, кулыннан тотып, яшьләр түгәрәгенә алып килергә тиеш идем. Танышуыбыз менә шулай булды.
Болыннарда печән әзерләгәндә комсомоллар, чирәм җирчеләр, мәхәббәт, ул чактагы тормышның матурлыгы турында җырлар җырладык. Онытылмаслык серле карашлар һәм елмаюлар булды. Җәйге эсседән без шалаш күләгәсенә кереп кача идек. Кич җиткәч, ат җигелгән арбага утырып кайтабыз. Ул безне поселок юлларыннан җилдертеп кенә алып кайта. Безнең арттан тузар өере һәм арба селкенүдән калтырап чыккан шатлыклы тавышлар гына ишетелеп кала. Яныңда утырган кызны син башка егетләрнеке түгел, ә үзеңнең дустың дип саныйсың. Менә шулай мин дә поселокта “үз кеше”гә әйләндем. Кайвакыт ял көннәрендә безне Обь елгасына су коенырга да алып бардылар.
Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм Алтай краенда чирәм җирләрне күтәрүдә катнашкан өчен мине ВЛКСМның Чесноков райкомының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
1955 нче елның октябрь азагында туган авылым Чебаксага әйләнеп кайттым, шуннан мине Совет Армиясе сафларына алдылар. Хезмәтем өчен бодай һәм акча бирделәр. Бу минем гаиләмә күрсәткән беренче ярдәмем иде.
Комсомолның йөз еллыгын каршылаганда мин ул чакта күрше авылларда минем турыда бер чирәм җирче бик күп ашлык алып кайткан икән, дип сөйләүләрен исемә төшердем. Кешеләр ул чирәм җирченең мин – илленче еллар комсомолы Николай Солкин булуын белмичә, үземә үк сөйлиләр иде.
Биектаулылар, үзегезнең комсомол яшьлегегезне һәм ул чактагы активлыгыгызны онытмагыз. “Бездән көнләшеп, алга, киләчәкккә омтылыгыз, алдыгызга матур максатлар куегыз...”
Эх, кайларда калдың син минем комсомолда узган яшьлегем!
Николай СОЛКИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев