28 август 2015 яңалыклары
-
Биредә иманлы кешеләр тәрбиялиләр
Усад авылы мәчете 10 сентябрьдә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Мәчет төзелү эшләре 1990 нчы елларда башланып китә. Дингә сусаган авыл халкы бердәм булып, бу эшне башлап җибәрү өчен Заһидуллин Зиннәтулла абыйны һәм Адагамова Зәлифә апаны сайлап куя һәм бик теләп матди ярдәм итә. Ләкин өлкән кешеләр өчен бу бик...
-
Бер “рәхмәт” мең бәладән коткарыр
Безнең районда Иске-Казан музей-тыюлыгы территориясендәге Камаевода "Иске-Казанда милли моңнар" хәйрия фестивале узды. Якшәмбе көндез бирегә олысы-кечесе - бик күп тамашачылар җыелды. Бәйрәмгә район һәм республика инвалидларын чакырдылар. Аларның барысын да волонтерлар якты йөз белән каршы алдылар. Крепость территориясендә оста кулларның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре куелган шүрлекләр дә урын алды. Әлеге чараның...
-
Тәвәккәллек, батырлык — буш сүзләр генә түгел
Кемнәрдер утыз яшьтә дә үз юлларын таба алмый аптырый. Ә кайберәүләр үзенең кем буласын, нинди һөнәр сайлыйсын бала чактан ук белә. Радик Шаһиҗиһанов та, мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда ук, хәрби кеше булырга карар кыла һәм, үҗәтләнеп, үз максатына таба юл яра. Шаһиҗиһановлар гаиләсендә тәртипкә балачактан ук өйрәтеп үстерәләр. Әтиләре Илфат...
-
Биектау муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Биектау муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Татарстан Республикасы Президентын һәм районның вәкаләтле органнары депутатларын сайлауга әзерлек һәм аны уздыруда куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге, террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларының җиренә җиткерелеп башкарылырга тиешлеге...
-
Гаиләләр нык булырга тиеш
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән Казан Кремлендә уздырылган тантаналы очрашуга Айбаш авыл җирлегенә караган Яңавыл авылыннан Наилә белән Әсхәт Шәяхмәтовлар барды. Әлеге тантанага чакырылган илле пар арасында күп балалы һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләр дә, 50 ел бергә гомер кичерүче парлар да, сугыш ветераннары, хәрбиләр, табиблар, спортчылар гаиләләре дә бар...
-
Тантаналар атнасы
30 август алдындагы көннәр яңа йортлар һәм учреждениеләр ачылу шатлыгы бүләк итте. 26 августта Усадта - бер, Дөбъязда ике 27 шәр фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Айбаш авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәмнәрдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова һәм Биектау муниципаль районы...