22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Изгелек эшлә дә –суга сал (ФОТО)
"Мандарин" бию студиясе Казан митрополиты газапланган изге Кирилл хөрмәтенә Апостол Арихиерей мөсафирханәсе Якшәмбе мәктәбендә хәйрия тамашасы белән чыгыш ясады. Балалар үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы инвалид балалар әти-әниләре региональ оешмасы. P.S. "Мандарин" студиясе әлеге бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге тудырганы - чарага бару өчен транспорт биргәннәре өчен...
-
Ильмир Хакимов - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ильмир Хакимов. Ильмир Биектау авылында яши. Спорт ярата, үзенең яраткан командасы өчен еш кына спотр сарайларына барып та җан ата. Ә юмор аның...
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 1 нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде (ФОТО)
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XI съезды кысаларында, муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Биектау районының Ямаширмә, Коркачык һәм Әлдермеш авыл җирлекләре бюашлыкларына яңа автомобильләрнең ачкычлары тапшырылды. Шулай ук чара кысаларында, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Россия Президенты владимир Путинның Указы нигезендә, "Эштә ирешелгән...
-
Пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акчаны 28 гыйнвардан да соңармыйча бирәчәкләр
Россия пенсионерларына өстәмә түләнәчәк 5 мең сум акча 2017 елның 13-28 гыйнвар көннәрендә тапшырылачак. Россиядә пенсионерларга 2017 елның гыйнварында вәгъдә ителгән 5 мең сум күләмендә бер тапкыр өстәмә түләү 28 гыйнвардан да соңга калмыйча тапшырылачак, дип хәбәр итә Interfax.ru агентлыгы Россия Пенсия фондына сылтама белән. Өстәмә түләнүче 5 мең сум...
-
Биектау районында балаларны "аулыйлар"
Балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү, аларны булдырмау һәм киметү максатыннан кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ тарафыннан оператив-профилактика чарасы уздырыла. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әти-әниләрне балаларына карата игътибарлы булырга чакыра. Чара инде башланып китте һәм Яңа ел бәйрәмнәре азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда рейдлар уздырыла, җәяүле...