22 ноябрь 2012 яңалыклары
-
АВЫЛДАШЛАРНЫ СӨЕНДЕРЕП ТОРАБЫЗ
Ямьле җылы җәйләр үтүгә, мул уңышын кәрзиненә тутырып, алтын көз килә. Яз утыртып, җәен үстереп, көз айларында җыелган уңыштан озын кыш көннәрендә, рәхәтләнеп тәмле ризык пешереп, кунактан кунакка йөрергә генә кала. Әйе, үткән гасырда әби-бабаларыбыз нәкъ шулай иткән. Көзге эшләр беткәч кенә кызларын "утырмага" җибәргәннәр, олылар "йон тәгәрәтергә", ә әти-әни,...
-
ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КЫЮ КУЛЛАНАЛАР
20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсе (ТР буенча Росреестр Идарәсе) оешуга өч ел тулды. Белешмә Әлеге хезмәт 2009 елда ТР буенча Роснедвижимость Идарәсен һәм ТР буенча Росрегистрация Идарәсен бергә кушу нәтиҗәсендә төзелде. 2010 елда ведомствога яңадан оештыру нәтиҗәсендә яңадан тө-зелгән Кама региональ геодезия...
-
СЫНАСА ДА ТОРМЫШ, СЫНАТМАДЫ...
Язмышыма чиксез рәхмәтлемен, Шулай булмый мөмкин дә түгел. Сынаса да тормыш, сынатмадым, Гел изгелек кылды шул күңел. Яшәдем дә, яшьнәдем дә кебек, Кундырмадым язмыш тузанын. Тормыш сукмагыннан атлый-атлый Сизми калдым гомер узганын. (Илсур Әхмәтов). Һәр авылның да диярлек зур ихтирамга лаек, күренекле, һәрвакыт халык арасында булган кешеләре бар. Безнең Ямаширмә...
-
КӨТЕП АЛЫНГАН ЮЛ
Яраткан газетабыз һәм аның укучылары белән үзебезнең олы сөенечебезне уртаклашасыбыз килә: узган атнада авыл уртасында күптән көтелгән асфальт юл салынып бетте. Ура! Әлеге юл бик озак төзелде, ел саен төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән вәгъдәләр ишетергә туры килде, әмма эш алга китмәде. Менә, ниһаять, авыл урамында асфальт юл барлыкка килде. Яңавыл халкы...
-
ЖУРНАЛНЫ КАЙДА ИҢ КҮП УКЫЙЛАР?
Үсеп килүче буын күңелендә рухи һәм әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, уку культурасын пропагандалау максатында «Салават күпере» журналы редакциясе «Иң күп укучы район» дип аталган бәйге игълан итә. Бәйгенең иң төп шарты - 2013 ел дәвамында сез яшәгән районда сабыйларның яраткан журналы «Салават күпере»нә (язылу индексы: 73953) иң күп санда язылучы булдыру....
-
БАТЫРЛАР БИЛ АЛЫША
Биектау районы көрәшчеләре татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашачаклар. Бүген Казанда «Ак Барс» Көрәш сараенда ярышларның тантаналы ачылышы була. Турнир ике көн дәвам итәчәк. 24 ноябрьдә - ярымфинал һәм финал ярышлары, җиңүчеләрне бүләкләү. Биектау батырларына уңышлар телибез.
-
ПЕНСИЯНЕ УРТАК ФИНАНСЛАУ
2008 елның 1 октябреннән 30.04.2008 ел, № 56-ФЗ "Хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешенә өстәмә иминият взнослары һәм пенсия тупланмаларын булдыруга дәүләт ярдәме турында"гы Федераль закон үз көченә керде. Ул гражданнарның пенсия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән дәүләт тарафыннан ирекле пенсия тупланмаларын стимуллаштыру системасын гамәлгә кертә. Пенсиянең тупланмалы өлеше -...
-
ӘНИЛӘРНЕҢ ТӨП ӨМЕТЕ – БАЛАЛАР, БАЛАЛАРНЫҢ ТӨП ТЕРӘГЕ – ӘНИЛӘР
25 ноябрьдә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Россия хатын-кызлары мондый бәйрәмгә лаекмы-түгелме, дип, әлбәттә, берәү дә бәхәскә кермәячәк. Хәтта хәзерге, бөтен кеше дәрәҗәле һәм югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр аша үз шәхесләрен расларга омтылган ашкынулы заманда да хатын-кызның төп бурычы - ана булу. Һәркайсының да баласын чын кеше итеп...