Без күлләрнең чисталыгы өчен җаваплы
Биектау яшьләре район
тормышында актив катнашалар. Пандемия вакытында киләчәктә үрләр яулау
өчен көч-куәт тупларга
туры килгән. Өйдән чыгарга
рөхсәт булуга ук алар эшкә
керештеләр. Пандемиягә
бәйле рәвештә акцияне, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, ачык
һавада уздырырга булганнар. Активистлар территорияне җыештырып, чүпчардан арындырдылар.