Бар эше дә – “бишле” куярлык!
Еш булмаса да, бөтен эшен "бишле"гә башкара торган кешеләр бар ул. Аларны мәктәпләрдә очратырга була. Шундыйларның берсе Учхоз мәктәбендә эшли. Ул - башлангыч сыйныф укытучысы, педагог-оештыручы Гүзәлия Сафина.
Гүзәлия Гаптелислам кызы - гаҗәп изге күңелле, сизгер, эшчән кеше. Аның тормыш девизы: "Ни дә булса эшлисең икән, җиренә җиткер". Шуңа күрә,...