Стаж турында мәгълүмат
2015 нче елның 1 гыйнварыннан "Иминият пенсияләре турында"гы Федераль закон (28.12.2013,
№ 400-ФЗ) үз көченә керә. Ул гражданнарның пенсиягә хокукларын формалаштыруның һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында пенсияләр исәпләүнең яңа тәртибен кертәчәк.
Законның 14 нче статьясы буенча, иминият стажын санаганда, гражданнарның эшләгән периодлары шәхси (персональләштерелгән) исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә раслана. Бу...