Рәхәтләнеп ял итәбез
Капиталь ремонттан соң безнең Мүлмә мәдә-ният йорты һәм китапханәсе яктырып, матурланып китте. Авылның уртасында авылыбызга ямь биреп, балкып тора.
Һәр көнне яше дә, карты да мәдәният йортына ашыга. Чөнки монда җаның теләгәнчә ял итәргә мөмкин. Әле яңа гына, ачылышка кайтарылган бильярд та, теннис, шашка, шахмат уеннары да үзенә тарта. Төрле...