Җырчы сандугач
Җыр турында, җырчылар турында күп яздылар, язалар һәм язачаклар әле. Чөнки җыр ул -шундый нәрсә, аңа беркем дә битараф кала алмый.
Җыр сине үзенең йомшак канатларына утыртып, каядыр биеккә, хыял дөньясына алып китә. Арыганлыгың, картлыгың, мәшә-катьләрең югалып кала. Син җыр дип аталган тылсым дөньясында яши башлыйсың. Синең күңелең җырны җырлаучының...