Безнең район товарларын шәһәр халкы яратып алды
Авыл кешеләре, көзге кыр эшләре белән шөгыльләнү, бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп алу белән беррәттән, шәһәр халкын сөендереп, республика башкаласында ярминкәләрдә катнашырга да вакыт табалар.
Язгы һәм көзге ярминкәләрне шәһәр кешеләре һәрвакыт аеруча көтеп алалар. Язга таба алдан хәстәрләп куелган запаслар бетә һәм халык кулай бәядән үзенә кирәклесен алырга ашыга, ә...