Сабантуйда Универсиада кунаклары
Татарстан халкының яраткан бәйрәме Сабантуйны быел бөтен илебез өчен мөһим вакыйга - Универсиадага туры китерделәр.
Кунакларга - республика, Россия җитәкчеләренә, спортчыларга, студентларның җыелма командаларына милли бәйрәмнең ничек узуын күзәтү генә түгел, ә бәлки анда үзләренә дә катнашу мөмкинлеге бирелде.
Килеп чыгышы белән ерактагы тарихыбызга барып тоташкан сабан бәйрәме Татарстанда ел...