Келәмгә кыюлар гына чыга
Олы Битаманда данлыклы көрәшче авылдашлары Шәйдулла Хәйруллинга багышланган милли көрәш турниры өченче тапкыр уздырылды.
Кайвакыт газета укучылар безне спортка, аерым алганда милли көрәшкә артык зур игътибар бирәсез, дип, үз итеп кенә шелтәләп тә алалар. Әмма Битамандагы кебек турнирларда булганда аларның физик яктан чыныктыру гына түгел, ә яшьләрне патриотлык, туган якка...