АВЫЛДАШЛАРНЫ СӨЕНДЕРЕП ТОРАБЫЗ
Ямьле җылы җәйләр үтүгә, мул уңышын кәрзиненә тутырып, алтын көз килә. Яз утыртып, җәен үстереп, көз айларында җыелган уңыштан озын кыш көннәрендә, рәхәтләнеп тәмле ризык пешереп, кунактан кунакка йөрергә генә кала.
Әйе, үткән гасырда әби-бабаларыбыз нәкъ шулай иткән. Көзге эшләр беткәч кенә кызларын "утырмага" җибәргәннәр, олылар "йон тәгәрәтергә", ә әти-әни,...