ЯҢГЫРДА НИЧЕК ЧЫЛАНМАСКА
Тәрәзәдән тышка күз салсаң, урамда көзге яңгыр сибәли. Ярар, табигатьтә начар һава торышы юк, ә кәефне дөрес сайланмаган зонт та төшерергә мөмкин. Әйдәгез, үзенең сыйфаты һәм тышкы кыяфәте белән безне сөендерсен өчен, көзге дустыбызны дөрес сайлыйк әле.
Беренчедән, зонтикны базардан алмавың яхшырак. Әлбәттә, анда арзанрак, сатучылар үз товарларын күкләргә чөеп...