Яңа тренажер яшь хоккейчыларга югарырак үрләрне яуларга ярдәм итәр
Россиядә икенче ел рәттән “Демография” проекты кысаларында “Спорт - тормыш таләбе” милли проекты гамәлгә ашырыла.
Аның юнәлешләреннән берсе - яшь хоккейчыларга күнегүләр уздыру өчен
спорт җиһазлары алу. Биектау районы республикада иң спорт сөюче районнарның
берсе булып тора. “Биектау” Боз сараендагы яңа тренажер - моңа аермачык дәлил.
Мондый уникаль җиһазны ни өчен нәкъ менә безнең район алды соң?