16 июнь 2021 яңалыклары
-
Кыр хезмәтчәннәре эшли дә, ял да итә беләләр
Сабан туйларын уздырыр вакыт җитте. Шәһәрләрдә һәм авылларда күңелле бәйрәмнәр гөрли. Бәйрәмнең исеме үк аның җисемен күрсәтеп тора - ул язгы кыр эшләре тәмамлануны белдерә. Асылда моны Татарстандагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һөнәри бәйрәме дисәң дә ялгыш булмас.
-
Җилкендердең, Сабан туе!
Узган ял көннәрендә Биектау районында игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләп узды. Бу бәйрәмдә халкыбызның бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен- йолалары бергә кушыла. Сабан туе бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган, берләштерә торган бәйрәм дә ул.
-
Атлар да чабышмагач, нинди Сабан туе инде ул!
Сабан туе – иң матур милли бәйрәмнәрнең берсе. Анда уздырыла торган күңел ачулар, уеннар да милли төсмерләр белән сугарылган була. Шундыйларның берсе - ат чабышлары халык көтеп ала һәм яратып карый торган бәйге.
-
Лаеклы батыр-һәр Сабан туеның бизәге
Милли көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Сабан туйларында, җыеннарда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.
-
Алдынгыларны котлау - сабан бәйрәменең күркәм мизгеле
Биектау районының “Казан арты” паркында халык зарыгып көткән Сабан туе шатлыклы хисләр белән шау- гөр килеп узды. Татар халкының милли бәйрәмен ачу тантанасы Биектау авылындагы төп стадионда үткәрелде.