10 декабрь 2022 яңалыклары
-
24 – 30 декабрь көннәрендә Казан сәүдә үзәкләрендә үзмәшгуль гражданнар ярминкәсе уздырыла. Эшмәкәрләргә сәүдә мәйданнары бушлай биреләчәк
Алар Татарстан халкына Яңа ел бүләкләре, агачтан һәм күннән ясалган эшләнмәләр, фарфор савыт-саба, дизайнерлар тарафыннан эшләнгән бизәнү әйберләре, фермерлык продукциясе, балалар уенчыклары тәкъдим итәчәк.
-
Йөрәктән йөрәккә күчә торган ярдәм
Биектау районында инвалидлар декадасы кысаларында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия марафонын уздыру матур гадәткә әверелде. Әлеге марафон мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм итүдә район хәйриячеләренең игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Районда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр байтак.