Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Җәннәт әниләрнең аяк астында!”

    Ислам дине адәм баласын бөтен яктан гүзәл итә. Дин - мөселман кешесен мәрхәмәтле, хөрмәтле булырга өйрәтә. Аллаһка иман китергән кешенең һәрбер гамәле гыйбадәт була ала. Һәм иң олы гыйбәдәт Аллаһның кушкан фарызлары булса икенчесе әти - әнигә карата булган игелек. Әйе, әти - әнигә хөрмәт мөселман кешесенең олы бурычларның берсе....

    Ислам дине адәм баласын бөтен яктан гүзәл итә. Дин - мөселман кешесен мәрхәмәтле, хөрмәтле булырга өйрәтә. Аллаһка иман китергән кешенең һәрбер гамәле гыйбадәт була ала. Һәм иң олы гыйбәдәт Аллаһның кушкан фарызлары булса икенчесе әти - әнигә карата булган игелек.

    Әйе, әти - әнигә хөрмәт мөселман кешесенең олы бурычларның берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең шәриф хәдисендә әйтә: "Әгәр әти - әни үзенең баласыннан разый булмаса, Аллаһ Тәгәлә ул баладан разый булмас". Бер риваятьтә сөйләнә: Бер егет үзенең әнисенә игелек кылу нияте белән әнисен хаҗга алып бара. Әнисе олы яштә булуына күрә бөтен хаҗ йолаларын әнисен кулында күтәреп йортеп уза. Хаҗ кылып туган якларына кайткач бу егет диндар булган галим янына барып шул гамәлен сөйли һәм- "Әнием каршында мин бурычларымны үтәп бетердемме?"- дип сорый. Галим бу егетнең соравына- "син әниеңнен карнында булганда бер тибү авырлыгын гына бетерә алдың!- ди. Мөхтәрәм дин кардәшләрем безнең әти - әниләребез Аллаһ тарафыннан безгә бирелгән зур бүләк. Икенче хәдистә сөйләнелә: " бер егет расүлебез янына килеп сорый -"Йә расүлүллаһ! Бу дөньяда мин кемгә карата иң игелекле булырга тиеш? Пәйгамбәребез җавап кайтара -"Әниеңә!"- ди. "Аннары кемгә"- дип сорый егет. Расүлебез янә әниеңә ди. Һәм шулай 3 тапкыр кабатлый. Һәм бөтенебез белгән хәдистә шулай ук әйтелә - "Җәннәт әниләрнең аяк астында!" . Ләкин күп вакытта безнең халкыбызда әйтелгән сәзгә туры киләбез - Ана күңеле балада,бала күңеле далада.

    Аллаһ изге китапта әйтә: "Әти - әниләрегезгә хәтта "уф" дип әйтмәгез!"-ди. Хәтта сөйләшкәндә хөрмәтле булырга куша Раббыбыз. Уйлап, искә төшереп карыйк әле, без хәрвакыт әниләребез белән күркәм телдәме? Әгәр без әниләребез белән хәтта сөйләшүдәдә начар икән, белеп торыйк - без хәсрәттә!

    Бер авылда булган хәл. Авыл картлары аракы эчеп, сәрхүшкә әйләнгән бер егет өчен бик кайгыралар. Аның белән матур итеп сөйләшәләр. Йөрмә шулай, үзеңне юкка чыгарма, әйдә арын син бу бәладан, без сиңа ярдәм итербез дип чакыралар. Анарга мәчеттә торырга урын бирәләр, юындыралар үзен , киендерәләр. Аракыдан ерагайталар. Берничә ай узып китә, бу кеше намазга баса, матураеп, агарып китә.Аксакаллар моңа бик сөенә.Ләкин бу егет сабырсызланып янә шайтан суын эчеп, начар юлга баса. Бөтен кеше-" булмады инде бу егеттән!"- диләр. Ләкин мәчет мәхәлләсе бу кешегә тагын форсат бирик, ярдәм итик дип янәдән мәчеткә чакыралар. Бу егет янә айный, янә гүзәлләнә. Үзе дә моңа шатлана, сөенә. Ләкин вакыт узу белән тагын туры юлдан тайпыла,эчә. Шулай 3 тапкыр дәвам итә. Инде аптырашта калган аксакаллар нишләргә инде дип киңәш иткәндә араларыннан иң олысы сөйли:" Сез бу егетне беркайчанда айныта алмассыз"- диде!" Бу егетнең әнисе исән булганда әле, аларның өйләренә ут капты. Һәм әнисенә моңа кадәр дә бик игелекле булмаган бу егет, әнисенә ярдәм итер урнына китеп бара. Күңел ачу ягын гына карый. Һәм шул вакытта әнисе үзенең баласына бик рәнҗеде. Мәңге гафу итә алмам мин аны диде. Әнисе үлем түшәгендә булгандада бу егет аның янына барып гафу үтенмәде. Бу балада анасының ризалыгы булмагач Аллаһның да ризалыгы булмый инде " - дип сүзен тәмамлады.

    Мәхтәрәм дуслар бу дөняда әниләр кебек безнең өчен кайгырган кеше юктыр. Күңелләрен кайтарудан куркыйк! Аларның догасын алып, хәер фатихасына ирешергә тырышыйк. Аллаһ Тәгалә әйтә: " Миңа гыйбадәт кылыгыз һәм әни- әтиләрегезгә игелек канатларын җәегез!"

    Үзәкләшкән дини оешма - ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте - Биектау районы Мөхтәсибәте - Мөселманнарның җирле дини оешмасы - "Ак мәчет" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы

    Фәрит хәзрәт Шәрәпов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: