27 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Коллекторлар шифаханә хезмәткәре бурычын түләмәсә, медицина учреждениясен шартлатачакбыз дип белдергәннәр
Шалтырату Казанның 7 нче номерлы шифаханәсендә килеп ирешә. Билгесез кеше шифаханәдә эшләүче хезмщткәрнең банкка бурычы булуын әйтә һәм аны тиз арада түләргә кирәклеген кисәтә. Бурыч түләнмәсә, шифаханәне шартлатачаклар дип белдерә. Шуннан чыгып, медицина учреждениясе хезмәткәрләре шалтыратучы кеше телефон террорчысы гына түгел, ә коллектор булган дип белдерәләр. Бу шалтыратудан соң шифаханәгә...
-
"Биектау-05" командасы Пенза хоккейчылары белән очрашты
Биектау районының 2005 нче елгы үсмерләр хоккей командасы "Биектау-05" Пенза шәһәренең "Дизель" командасы белән очрашты. Уен бик киеренке узды, бер команда да җиңелергә теләмәде. Уен 3:6 исәбе белән көндәшләр файдасына тәмамланды. Егетләргә киләсе уеннарда уңышлар телибез!
-
Биектау районының мини-футбол буенча командасы Татарстан Чемпионы
Базарлы Матакта муниципаль хезмәткәрләр арасында мини-футбол буенча уеннар узды. Биектау районы командасы әлеге уеннарда БЕРЕНЧЕ урынга лаек булды. Команда уенчысы Нәфис Миңнебаев турнирда "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды. Команданы зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Биектауга "Бизнес-десант" киләчәк
Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында 2016 нчы елның ноябреннән декабрь аена кадәрге чорда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен белем бирә, осталыкка өйрәтә торган түләүсез "Бизнес-десант" семинарлары оештыра. Белем бирү семинары 29 нчы ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Биектау районының (Биектау тимер юл станциясе бистәсе,...
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Әниләр көне белән котлавы!
Кадерле әниләр! Җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз ул - әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге - иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми - сүрелми. "Җәннәт әниләрнең аяк астында", дип юкка...
-
“Җәннәт әниләрнең аяк астында!”
Ислам дине адәм баласын бөтен яктан гүзәл итә. Дин - мөселман кешесен мәрхәмәтле, хөрмәтле булырга өйрәтә. Аллаһка иман китергән кешенең һәрбер гамәле гыйбадәт була ала. Һәм иң олы гыйбәдәт Аллаһның кушкан фарызлары булса икенчесе әти - әнигә карата булган игелек. Әйе, әти - әнигә хөрмәт мөселман кешесенең олы бурычларның берсе....