Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Коллекторлар шифаханә хезмәткәре бурычын түләмәсә, медицина учреждениясен шартлатачакбыз дип белдергәннәр

    Шалтырату Казанның 7 нче номерлы шифаханәсендә килеп ирешә. Билгесез кеше шифаханәдә эшләүче хезмщткәрнең банкка бурычы булуын әйтә һәм аны тиз арада түләргә кирәклеген кисәтә. Бурыч түләнмәсә, шифаханәне шартлатачаклар дип белдерә. Шуннан чыгып, медицина учреждениясе хезмәткәрләре шалтыратучы кеше телефон террорчысы гына түгел, ә коллектор булган дип белдерәләр. Бу шалтыратудан соң шифаханәгә...

    Шалтырату Казанның 7 нче номерлы шифаханәсендә килеп ирешә.

    Билгесез кеше шифаханәдә эшләүче хезмщткәрнең банкка бурычы булуын әйтә һәм аны тиз арада түләргә кирәклеген кисәтә. Бурыч түләнмәсә, шифаханәне шартлатачаклар дип белдерә. Шуннан чыгып, медицина учреждениясе хезмәткәрләре шалтыратучы кеше телефон террорчысы гына түгел, ә коллектор булган дип белдерәләр.

    Бу шалтыратудан соң шифаханәгә гадәттән тыш хезмәтләр чакырыла.

    Бинаны тикшергәннән соң, бернинди дә шартлаткыч җиһаз табылмады, дип белдерә "Вечерняя Казань" газетасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: