Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Бал кортлары эш сезонын башлады

Бөреле бистәсендә яшәүче Усановлар гаиләсе умартачылыгында Татарстан умартачылары  өчен күчмә укулар оештырылды. Бирегә шәхси умарталыкларның иминлеге, умартачылыктан табыш алу кызыксындырган кешеләр җыелды. Уку-сөйләшү җанлы һәм файдалы килеп чыкты,  проблемалы мәсьәләләр, аларны хәл итү юлларын эзләү белән уртага салып тикшерелде.

Умартачылар  умарталарның кышкы язгы чордан ничек  чыгуларын тикшерделәр, аларның җәйге уңыш чорына ничек әзерләнүләрен ачыкладылар, ояларны тагын да киңәйтү серләренә төшенделәр, кортларны төрле авырулардан саклау һәм аларны ничек дәвалау турында фикер алыштылар.

Мондый формадагы лекцияләр, фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашулар барытик кадрларның квалификациясен күтәрү институтларында гына очрый.  Соңгы елларда бал корт төрле бетләрдән күпләп үлә башлады. Мондый бетләр бал кортында (еш кына ана корт һәм эшче кортларда) паразитлык итә, эшче кортларның ана кортны һәм нәселне туендырыр өчен җыйган азыклары белән туклана. Бер умартада 75 ләп чебен булырга мөмкин. Йомыркасын кәрәз капкачларына сала; личинкасы балавыз һәм андагы серкә белән туена. Ул бер сантиметр озынлыкка кадәр сикерегә мөмкин. Шул рәвешле бер корттан икенчесенә күчә.  Мондый бетләрне юк итәр өчен умартачылар төрле агулар кулланмыйлар. Ояларны эфир майлар белән дәвалыйлар.  Усановлар гаиләсе өчен умартачылык гаилә шөгыле, гаилә бизнесы. Хуҗабикә Вера Усанова биредә барысы өчен дә җавап бирә. Аның умартачы стажы 20 еллап исәпләнә.

«Мин гаиләдә өченче буын умартачы инде. Ә минем улларым - Николай һәм Константин - дүртенче буын умартачылар», - ди Вера Усанова. Узган ел Усановлар 5 тонна бал алганнар. 3 литрлы банкалар белән исәпләгәндә 1000 банка бал дигән сүз. Бүгенге укулар барышында Усановлар да  укучы буларак катнашты.

Кортлар белән мин дә якыннанрак танышырга уйладым. Менә бу кортлар карник дип атала. Ул агрессив корт түгел. Ә мин үзем корттан бик куркам. Карник кортларның эш көне күптән башланды инде. Шуңа күрә аларның чагарга вакыты юк. Мин дә алардан курыкмыйм, чәбәләнмим. Кортлар бүген тузганакка, умырзаяга, тал бөресенә оча икән.

 Әйткәнемчә, бүген кортларның бездә эшләре юк. Аларның үз эшләре. Алар азык эзләү белән мәшгуль.

Реклама

«Кортлар агачлардан, чәчәкләрдән азык җыялар. Азыкны салыр өчен аларның аякларында махсус “кәрҗин” бар. Әгәр корт кулга утыра икән, ул чакмый. Ул ял итәргә генә утыра. Менә без аңа оясына керергә комачауладык, ахрысы. Шуңа күрә ул безнең кулда тоткарланып калды», - ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан  әзерләү институты профессоры  Валентин Шилов.

Умартачылык бизнесы бик мавыктыргыч бизнес. Соңгы елларда умарта тоту модага әйләнде, диләр. Әмма умарта асрау бик  катлаулы эш.

 «Элек халык балны 3 литрлы банкаларда, күпләп сатып ала иде. Ә бүген бал күп. Шуңа күрә һәркем аны кечкенә генә матур савытларда сатып алу ягында. Бу аңлашыла да, төрле балны тәмләп карыйсы килә кешенең, шуның өстенә зәвыклы савытларда да булсын», - ди  умартачы Фидарис Мортазин.

Тиздән Усановлар умарталарын урманга илтеп урнаштырачак.  Урман һавасы аларга бик тә килешә. Басулар да янәшә генә. Кортлар игенчеләргә ярдәм итә, ә игенчеләр – кортларга. Менә шулай тату яшәүгә ни җитә!

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев