28 апрель 2022 яңалыклары
-
Бал кортлары эш сезонын башлады
Бөреле бистәсендә яшәүче Усановлар гаиләсе умартачылыгында Татарстан умартачылары өчен күчмә укулар оештырылды. Бирегә шәхси умарталыкларның иминлеге, умартачылыктан табыш алу кызыксындырган кешеләр җыелды. Уку-сөйләшү җанлы һәм файдалы килеп чыкты, проблемалы мәсьәләләр, аларны хәл итү юлларын эзләү белән уртага салып тикшерелде.
-
Гаилә кыйммәтләрен – балаларга
«Шаян» балалар бакчасында район күләмендә уздырыла торган «Татарстан Республикасы халыкларының гаилә кыйммәтләре» дип аталган бәйгенең финалы узды. Бәйгегә нәтиҗә ясау бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнгә махсус туры китерелде. Мондый дәрәҗәдәге чара «Шаян» балалар бакчасында беренче тапкыр уздырылды. Чөнки әлеге бакча үзе дә узган ел гына ачылган иде. Мәртәбәле бәйгене кабул итүчеләр буларак бу көнне балалар һәм бакча коллективы зур имтихан тотты. «Шаян» коллективы чагыштырмача яшь коллектив. Бакча үзе дә заманча җиһазландырылган. Ә «Татарстан Республикасы халыкларының гаилә кыйммәтләре» бәйгесе финалына бик җитди әзерләнделәр. Эчтәлек ягына гына түгел, бакчаны бизәү өлешенә дә зур җаваплылык белән карадылар.
-
Тукайны белгән бала туган телне дә белә
26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында Тукай шигырьләре яңгырый, аның җырлары башкарыла. Биектау районында да Габдулла Тукай туган көн – туган тел көне зурлап билгеләп үтелә. 26 апрельдә районның үзәк китапханәсендщ бөек шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр килгән иде.