Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукайны белгән бала туган телне дә белә

26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында Тукай шигырьләре яңгырый, аның җырлары башкарыла. Биектау районында да Габдулла Тукай туган көн – туган тел көне зурлап билгеләп үтелә. 26 апрельдә районның үзәк китапханәсендщ бөек шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр килгән иде.

Су анасының кем икәнлеген  «Рябинушка» балалар бакчасына йөрүчеләр бик яхшы белә. Ә Габдулла Тукай аларның иң яраткан шагыйрьләре. Әниләр, бакчадагы тәрбиячеләр балаларга Тукай әкиятләрен, шигырьләрен даими укып тора. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек ул. Балалар гаделлеккә, дуслыкка шул шигырьләр аша өйрәнә. Аның әсәрләре ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтә. Бүгенге чарада да балалар Тукай иҗатына багышланган табышмакларга җаваплар бирделәр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

 “Әлеге чара балаларда татар теленә, аның бөек шәхесләренә  мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырыла, - дип билгеләп үтте район үзәк китапханәсе директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Фәридә Гайнетдинова. – Мондый очрашуларны без даими оештырып торабыз. Һәр атна саен безгә очрашуга билгеле шәхесләр килеп тора, ә балаларның каникуллары вакытында алар өчен кызыклы чаралар уздырабыз”.

Балалар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Алар Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Шул рәвешле сабыйлар  Тукай иҗатын ни дәрәҗәдә тирән белүләрен күрсәттеләр.

 “Габдулла Тукай – ул татар язучысы, безгә бик күп әкиятләр язган шагыйрь”, - ди Нәргизә Гайнетдинова.

Мондый чараларда балаларның Тукай әсәрләрен белүләре, татарча матур итеп сөйләүләре горурлык хисе уята.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев