Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Россиядә спортның кышкы төрләре көне белән котлавы

7 февраль - Россиядә спортның кышкы төрләре көне. Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физик тәрбия укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның спорт сөючеләре! Сезне, шулай ук район кешеләрен Россиядә спортның кышкы төрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Халкыбызның ата-бабалардан калган тирән мәгънәле әйтеме бар: саулык - зур байлык. Бу...

7 февраль - Россиядә спортның кышкы төрләре көне.
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физик тәрбия укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның спорт сөючеләре!
Сезне, шулай ук район кешеләрен Россиядә спортның кышкы төрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Халкыбызның ата-бабалардан калган тирән мәгънәле әйтеме бар: саулык - зур байлык. Бу изге васыятькә тугъры калган хәлдә без бүген район халкының рухи һәм физик сәламәтлеген ныгытуда кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
Әлеге бәйрәмне күп кенә биектаулылар - гади хезмәткәрләрдән алып спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче футболчылар, волейболчылар, хоккейчылар һәм милли көрәш батырлары, бокс һәм җиңел атлетика спортчылары - барысы да үзләренең шәхси бәйрәме итеп кабул итәргә хаклы. Без бүген үзләренең шәхси үрнәкләре, җиңүләре белән башкаларны рухландырып торучы спортчыларыбызны данлыйбыз. Соңгы елларда безнең район спортчылары дәрәҗәле Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңү артыннан җиңү яулыйлар. Бүгенге көндә Биектау районында 500 дән артык кеше профессиональ спорт белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, халыкны физик культура һәм спортка тарту буенча безнең район республикада алдынгылар рәтендә санала.
Районда массакүләм спорт төрләрен үстерү, әлеге хәрәкәткә районда яшәүче барлык халыкны җәлеп итү - җитәкчелек алып бара торган сәясәтенең стратегик юнәлеше әнә шул максаттан гыйбарәт. Спорт - ул районның абруен, дәрәҗәсен күтәрә торган нәтиҗәле өлкә. Спорт аша без районның икътисади, социаль, мәдәни һәм рухи үсешенә ирешәчәкбез.
Физик культура һәм спорт хезмәткәрләре көне сәламәт яшәү рәвешен үзенең төп шигаре итеп кабул иткән барлык райондашларыбызның уртак бәйрәме ул. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне генә ныгытып калмыйча, безгә барыбызга да актив тормыш алып барырга, куйган максатларга табан тайпылышсыз барырга ярдәм итсен!
Сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек телим. Биектау спортчыларының даны еракларга таралсын!
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев