7 февраль 2017 яңалыклары
-
Биектау районыннан ике әбунәченең "Татмедиа"дан телевизор оту мөмкинлеге бар
«Татмедиа» АҖ традицион акция уздыра. Безнең укучыларыбыз яратып өлгергән призлар уйнатылачак. Болар: телевизор, цифрлы фотоаппарат, металл савыт-саба. «Татмедиа» АҖ Татарстанның һәрбер районында иң күп суммага «Татмедиа» АҖнең газета-журналларына язылучыларны билгеләп үтәргә тырышачак. Призлар уйнату 2017 елның 17 февралендә булачак. Призлар уйнатуда катнашучылар арасында Биектау районыннан да ике кеше бар. Болар:...
-
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты
Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны Мәлиген республикага кунакка чакырды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Президенты Мәлик Салман бин Абдел...
-
Биектаулылар актив рәвештә кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәләр
Безнең илдә спорт һәрвакытта да игътибар үзәгендә булды. Совет заманында шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр, мәктәп эскәмиясеннән башлап ук физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп ителделәр һәм бу эш шактый уңышлы барды. Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. 2014 нче елда Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарын искә төшерү генә дә җитә. Ул чакта...
-
Рамилә Шаһивәлиева - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Рамилә Шаһивәлиева. "Көтә белегез, һәм Аллаһ тәгалә сезне әлеге сабырлыгыгыз өчен әҗерен бирәчәк", - дип язылган Рамиләнең "Вконтакте"дагы битендә. Дуслар, көтә белегез, бик...
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Россиядә спортның кышкы төрләре көне белән котлавы
7 февраль - Россиядә спортның кышкы төрләре көне. Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физик тәрбия укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның спорт сөючеләре! Сезне, шулай ук район кешеләрен Россиядә спортның кышкы төрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Халкыбызның ата-бабалардан калган тирән мәгънәле әйтеме бар: саулык - зур байлык. Бу...
-
«Мандарин» бию студиясе Russian Dance Awards-2017 бәйгесендә катнаша
Конкурста барлык теләгән кеше катнаша ала. Яшь чикләве, әзерлек, нинди бию төре белән шөгыльләнү мөһим түгел. Ярыш ике этапта уза. Беренче этап 30 гыйнвар көнне интернет тавыш бирү белән башланып китте. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар премиянең лауреатлары булачаклар. Икенче турда җиңү өчен бәйге Казанның иң яхшы концерт залының берсендә...