Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яхшы ниятләреңне гамәлгә ашырырга дәүләт ярдәм итә

Биектаулыларның үз эшләрен ачып җибәрү өчен 150 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Моның өчен шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген яки үзмәшгульлекне гамәлгә ашырырга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм социаль контракт төзергә генә кирәк һәм берничә атнадан ул акчалар сезнең кулда булачак. Мәкаләбез геройлары шул мөмкинлектән файдаланырга булганнар. Берсе үз эшен ачу өчен техника, җиһазлар алган, икенчесе бозаулар сатып алган һәм шәхси хуҗалыгын киңәйткән.

Камилә Закирҗанова моннан бер ай элек үз эшен ачып җибәргән. Башта ул моның чынбарлыкка туры киләчәгенә ышанмаган булган, кулына 118 мең сум акча кергәч ышанган. Һәм бу - социаль контракт нәтиҗәсе.

- Дөресен генә әйткәндә, бу минем балачак хыялым. Җигүен озак җиксәләр дә, чабуын тиз чабалар дигән тәгъбирдәге кебек бу турыда мин бик озак уйландым. Социаль яклау бүлегенә килгәннән соң андагы белгечләр барысын да тәфсилләп аңлаттылар, нинди документлар алып килергә кирәклеген әйттеләр. Әзерлек эшләренә ике атналап вакыт китте, аннары без контракт төзедек, - дип сөйләде Камилә Закирҗанова.

Бу акчаларны аңа бушлай бирәләр, ягъни аларны кире кайтарасы түгел. Камилә аларга җиһазлар, техника, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга кирәкле әйберләр сатып алган. Ә хәзер ел дәвамында шушы акчаларның нәрсәгә сарыф ителүе турында отчет биреп торырга гына кирәк булачак.

Өнсәдән Джанибековлар шәхси ярдәмче хуҗалык оештыруга бизнес-план төзегәннәр. Алар бирелгән 75 мең сумга үзенчәлекле токымлы 10 бозау сатып алганнар. Әле моның белән генә тукталып калмаганнар, хәзер аларның хуҗалыгында казлар, сарыклар, кәҗәләр һәм үгезләр дә бар. Алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларын тагын да зурайтканнар.

- Кызыксынып киттек. Башта безнең сыерларыбыз 10 гына иде. Аннары алар бозауладылар һәм баш саны артты. Хуҗалыкны зурайтырга булдык. Без мондый эшне яратып башкарабыз. Малларны карарга балаларыбыз да булышалар. Гаиләбез белән бергәләп эшлибез, - диде Гульдаста Джанибекова.

Бозауларны сынап карау өчен генә алганнар - андый токым ошап китсә, тагын алырга уйлыйлар. Акчаны дәүләт биргән һәм моның белән гаиләгә зур ярдәм күрсәткән. Камилә кебек Гульдаста да гариза биргән һәм бер айдан акчалар картага күчерелгән дә. Килешү социаль яклау бүлеге һәм гариза белән мөрәҗәгать итүче арасында төзелә.

Килешүдә 4 юнәлеш - шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, үз эшеңне башлап җибәрү, эшкә урнашу һәм хәтта тормышта килеп туган кыен хәлдә булышу да күздә тотылган.

- Ярдәм сорап аз тәэмин ителгән гражданнар яки ялгыз яшәүче аз тәэмин ителгән гражданнар мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта җан башына уртача керемнең яшәү минимумыннан һәм шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителгәнлек күрсәткеченнән дә артмавы күздә тотыла. Башкача әйткәндә, без һәр гаилә белән аерым эш итәбез, - дип аңлатты Биектау районындагы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева.

Соңгы ике елда социаль контракт буенча эшкә урнашу мөмкинлегеннән Биектауда яшәүче 140лап кеше файдаланган. Тагын дүрт кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйткән, 76 шәхси эшмәкәр үз эшләрен ачып җибәргәннәр. Сүз уңаеннан андый гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр өчен эшмәкәрлеккә ярдәм Фондыннан өстәмә рәвештә үз бизнес-планыңны ничек төзү һәм киләчәктә аны ничек үстерү буенча онлайнөйрәнү дә узарга мөмкин булуын әйтеп китү урынлы булыр. Менә шулай - башыңда планнарың булса, аларны тормышка ашыру өчен ярдәм дә алырга була.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев