Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елның беренче көннәрендә Эшкуарлыкка ярдәм фондына ТФБның 37 клиенты мөрәҗәгать иткән

Фонд ялсыз иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр эшли, 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган. Яңа елның беренче көннәрендә Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондына банк кризисында зыян күргән 37 эшкуар мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге моның өчен электрон почтаны кулай күргән. Хәзергә 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган....

Фонд ялсыз иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр эшли, 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган.
Яңа елның беренче көннәрендә Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондына банк кризисында зыян күргән 37 эшкуар мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге моның өчен электрон почтаны кулай күргән. Хәзергә 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Андрей Афонин сөйләде.
"Барлыгы 115 млн сумга 61документлар комплекты формалаштырылган, шулардын 56сы тикшерү узды дип әйтә алабыз (бишесендә тискәре мәгълүмат булганга, эшкуарлар белән аерым сөйләшкәнгә кадәр туктаттык). Җыеп кына әйткәндә, эшкуарлар килешүләргә кул куяр өчен үзләре килгән вакытка без 110 млн 600 мең сумга микрозаймнар бирергә әзер", - дип аңлатты Афонин.
Шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм фонды җитәкчесе искәнткәнчә, фонд үзе эшкуарлар ышаныч язуы буенча банкларда капитал әйләнеше турында белешмә сораттыра, документлар сәгать иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр кабул ителә. Ярдәм сорап барлыгы 812 эшкуар мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев