3 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яңа елның беренче көннәрендә Эшкуарлыкка ярдәм фондына ТФБның 37 клиенты мөрәҗәгать иткән
Фонд ялсыз иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр эшли, 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган. Яңа елның беренче көннәрендә Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондына банк кризисында зыян күргән 37 эшкуар мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге моның өчен электрон почтаны кулай күргән. Хәзергә 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган....
-
Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган
Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык...
-
Сатуга куркыныч сыеклык чыккан
Роспотребнадзор идарәсе зарарлы тәрәзә юа торган сыеклыкларны ачыклаган. Аның составында метанол 60 тапкырга артып киткән. "Әлеге автотранспорт тәрәзәсен юа торган салкында катмаучы сыеклыкта лаборатор тикшерүләр нормативтан 58,8 тапкырга артып китүче метил спирты булуын ачыклады", дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе. Искәртелгәнчә, заманча тәрәзә юучы сыеклыкларда изопропил спирт кулланыла. Аларның исе ацетонны...
-
Метеорит яңгыр көтелә
3 гыйнвардан 4 есенә каршы төндә йолдызлар яңгыры булачак. Безнең планета Квадрантида метеор агымын уза. Җир атмосферасына эләккән метеорлар 80 км биеклектә яна. Метеорит яңгырны кичке сәгать 11 дән соң берничә сәгать дәвамында күзәтеп булачак.
-
Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 февральдән артачак
Быел иминият пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак, пенсияләр инфляциянең реаль күләмендә 1 февральдән артачак. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, якынча 5,8 процентка үсәчәк. Хәер, эшләмәүче пенсионерларның гына пенсияләре артачак. Шулай итеп, картаю буенча уртача пенсия күләме 13,7 мең сумны тәшкил итәчәк. Пенсия баллы 74,27 сумнан 78,58 сумга "артачак", дип яза "Российская...