Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган

Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык...

Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык сумманың 70 проценты чамасы диде министр. Шулай ук, 12 гыйнварда ИнтехБанк клиентларына да түләүләр башланачак дип белдерде ул.
"Исегезгә төшерәм, Акча салуны иминиятләштерү агентлыгы 12 гыйнвардан банк-агентлар аркылы "Интехбанк" Гаммәви акционерлык җәмгыяте кертемчеләренең акчаларын кире кайтара башлаячак. Конкурс сайлавы буенча, акча түләүне өч банк тормышка ашырачак: Саклык банкы, ВТБ 24 и "Ак Барс" банкы. Кичәге көннән башлап бу эшне "Ак барс" банкы, ә 4 гыйнвардан калган банклар тормышка ашыра башлаячак", - диде Артем Здунов.
Исегезгә төшерәбез, Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаны кире кайтару буенча 524-90-90 номерына шалтыртып белешеп була. Ул иртәге 8:00 дән кичке 20:00 кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев