Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Роза Сәләхетдинова - “Биектау хәбәрләре” гүзәле бәйгесе җиңүчесе

Моннан нәкъ бер ай элек, 25 апрель көнне "Биектау" медиахолдингы хатын-кыз гүзәллеге һәм мөлаемлыгына багышланган "Биектау хәбәрләре" гүзәле" фотоконкурсын игълан иткән иде. Интернет-конкурсның геройлары буларак 12 сөйкемле зат катнашты. Җиңүчене сайлап алу "Биектау хәбәрләре" сайтында ачык тавыш җирү рәвешендә узды. Катнашучыларга үз фотосурәтләре астына иң күп аңлатма язуы җыярга кирәк....

Моннан нәкъ бер ай элек, 25 апрель көнне "Биектау" медиахолдингы хатын-кыз гүзәллеге һәм мөлаемлыгына багышланган "Биектау хәбәрләре" гүзәле" фотоконкурсын игълан иткән иде.

Интернет-конкурсның геройлары буларак 12 сөйкемле зат катнашты.

Җиңүчене сайлап алу "Биектау хәбәрләре" сайтында ачык тавыш җирү рәвешендә узды. Катнашучыларга үз фотосурәтләре астына иң күп аңлатма язуы җыярга кирәк.

Бәйгенең җиңүче итеп, 3484 тавыш җыеп Роза Сәләхетдинова табылды.

Бүләк сыйфатында аңа К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына чакыру билеты тапшырылачак, ә медиахолдинг журналистлары аның турында мәкаләләр язарлар һәм сюжет әзерләячәкләр.

Тавыш бирү нәтиҗәләре:

1. Роза Сәләхетдинова -3484 комментарий

2. Элина Сабирҗанова - 2393

3. Самира Миннубаева - 2121

4. Диана Тихонова - 965

5. Дина Сидукова - 628

6. Эмилия Габисова - 235

7. Эльвина Фатыйхова - 129

8. Зәлинә Шаһабиева - 59

9. Ралинә Исхакова - 47

10. Лениза Сәгъдиева - 15

11. Илсөя Гыйльметдинова - 8

12. Азалия Гобәйдуллина - 0.

Җиңүченең 89270326510 номерына шалтыратуын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев