25 май 2017 яңалыклары
-
Биектау районында соңгы кыңгырау чыңлады (+ФОТО)
Май ахыры соңгы кыңгырау чыңлавы белән истә кала. Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр бу көннәрдә чыгарылыш тантаналары бара. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу - өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Быел Биектау районында 147 укучы 11 нче...
-
Роза Сәләхетдинова - “Биектау хәбәрләре” гүзәле бәйгесе җиңүчесе
Моннан нәкъ бер ай элек, 25 апрель көнне "Биектау" медиахолдингы хатын-кыз гүзәллеге һәм мөлаемлыгына багышланган "Биектау хәбәрләре" гүзәле" фотоконкурсын игълан иткән иде. Интернет-конкурсның геройлары буларак 12 сөйкемле зат катнашты. Җиңүчене сайлап алу "Биектау хәбәрләре" сайтында ачык тавыш җирү рәвешендә узды. Катнашучыларга үз фотосурәтләре астына иң күп аңлатма язуы җыярга кирәк....
-
Биектау районында беренче тапкыр "Delta" спорт клубында шөгыльләнүчеләрнең чыгышы узачак (+ФОТО)
Әлеге чарада сез көчле экстрим, үз-үзеңне яклау алымнары, катлаулы акробатика, паркур күрә алачаксыз. Чара 27 май 15.00 сәгатьтә "Биектау" универсаль спорт залында узачак. Әлеге чара кысаларында кыйммәтле бүләкләр уйнату да булачак. Керү бушлай.
-
«Биектау ТВ» телеканалы Диплом белән бүләкләнде
"Биектау ТВ" телеканалы яхшы сыйфатлы видеосюжетлар эшләгәне һәм оператив эшчәнлек алып барганы өчен Диплом белән бүләкләнде. "Татарстан 24" телеканалында эшләү дәверендә Биектау районы турында 600дән артык сюжет эфирга чыкты. Әле бу башы гына! Безнең белән калыгыз!
-
Ак һәм кара диагональ юнәлешләрдә
Татарстан Республикасында спортка бик зур игътибар бирелә, ә Казанны исә Россия Федерациясенең спорт башкаласы дип йөртәләр. Анда көрәш, хоккей, футбол, теннис, волейбол һәм спортның башка төрләре нык алга киткән. Спортның интеллектуаль төрләре - шашка, шахмат һәм ГО буенча безнең спортчылар Россия, Европа һәм дөньякүләм беренчелекләрдә призлы урыннарны алалар. Биектауда спорт...