Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Парклар маршы-2015”

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, Парклар һәм скверлар елында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, "Чулпан" дәүләт табигать тыюлыгы 2015 елның 23 мартыннан 27 апреленә кадәр "Җир - бәһасез табигый мирас" шигаре белән "Парклар маршы-2015" дип аталган...

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, Парклар һәм скверлар елында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, "Чулпан" дәүләт табигать тыюлыгы 2015 елның 23 мартыннан 27 апреленә кадәр "Җир - бәһасез табигый мирас" шигаре белән "Парклар маршы-2015" дип аталган табигатьне саклау акциясе уздыра.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, һәркем имин әйләнә-тирә мохиттән файдалануга хокуклы, һәркем табигатьне һәм әйләнә-тирәне сакларга, табигый байлыкларга сакчыл мөнә-сәбәттә булырга тиеш. Алар бит Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның ныклап алга китүенең, тормышы һәм эшчәнлегенең нигезе булып тора. Шуңа күрә табигатькә мәхәб-бәтне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк.
Ел саен меңнән артык укучының табигать турында иҗади эшләр язуы безне бик сөендерә. Аларда, беренче чиратта, әйләнә-тирәбезнең, кече Ватаныбыздагы урманнар, яр буйлары, елгалар, күлләрнең халәте өчен борчылу чагыла. Табигатьне чүп-чардан чистартуда катнашып, агачлар утыртып, балалар үз позицияләрен - табигатьне актив саклаучы позициясен күрсәтәләр. Безнең бурыч - сузылган ул нәни кулны нык тоту, кулланучы кешеләр түгел, ә җәмгыятьнең җаваплы әгъзаларын - икътисади файда алу-алмавыбызга карамастан, кыргый табигатьнең яшәргә хакы барлыгын аңлаучылар тәр-бияләп, үз артыбыздан ияртү.
"Парклар маршы"
акциясе кысасында өч конкурс игълан ителә.

Балалар өчен "Луко-морье" дип исемләнгән әдәби конкурс
Конкурска Татарстанның аеруча сакланыла торган территорияләренә, җир ресурсларына, җир һәм анда яшәүчеләргә багышланган иншалар, рус һәм татар телләрендә язылган шигырьләр, әкиятләр кабул ителә.
Моннан тыш, 2015 нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, фронтовик урманчылар турындагы иншаларны да кабул итәбез. Эшнең күләме - 3-4 бит.
Эшләргә куела торган таләпләр:
- алар конкурсның күр-сәтелгән темасына туры килергә тиеш;
- текст Интернеттан алынган яки китаплардан күчереп язылган булмаска тиеш;
- инша реферат булмаска тиеш.
"Җир һәм анда яшәүчеләр" темасына "Тыюлыклы табигать дөньясы" дигән балалар рәсемнәре конкурсы

Рәсемнәргә куела торган таләпләр:
- алар конкурсның күр-сәтелгән темасына туры килергә тиеш;
- битнең үлчәмнәре - 30х40 см (А-3 форматы);
- рәсемне бала үзе ясаган булырга тиеш;
- электрон рәвештәге рәсемнәр кабул ителми;
- автор турындагы һәм башка мәгълүматлар рәсемнең арткы ягында гына күрсәтелә яисә, рәсемгә зыян китермәслек итеп, арткы якка беркетеп куела.
"Җир - бәһасез табигый мирас" темасына "Кыргый табигать ут-раулары" дигән фоторәсемнәр конкурсы

Фоторәсемнәргә куела торган таләпләр:
- конкурска анда катнашучы кешенең шәхсән үзе тарафыннан төшерелгән фотолар гына кертелә. Эшләрдә җир һәм анда яшәүчеләр, табигать һәйкәлләренең табигый комплекслары яки дәүләт табигать заказниклары сурәтләнгән булырга тиеш. Фотога төшерү объектының урнашкан урыны фотосурәтнең арткы ягында күрсәтелә;
- бер катнашучыдан кергән эшләр саны өчтән артмаска тиеш;
- конкурска цифрлы һәм/яки аналоглы техника белән төшерелгән эшләр кабул ителә;
- фотоэшләр төсле дә, каралы-аклы да булырга мөмкин;
- фоторәсемнәр кәгазьгә чыгарылган килеш 13х18 сантиметрдан ким булмаган форматта тапшырылырга тиеш;
- рамнар һәм автор плашкаларын өстәү тыела.

Гомуми таләпләр:

- һәр эшкә рәсемнең, иншаның, фотосурәтнең исемен, авторның исемен, фамилиясен, яшен, яшәү урынын язып кую, эшне җибәргән заказникны (заказник атамасын), елны күрсәтү мәҗбүри.
- катнашучыларның яше - 17 гә кадәр.
- конкурсның җиңүчеләре дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының "Лесной дозор-5" җыентыгында, календарьларында һәм башка басмаларында бастырып чыгарылачак.

"Лесной дозор-4" җыентыгында Усад урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Галиеваның "Иске-Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы" дигән фотосы, Биектауның
3 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Язилә Мөхәммәтшинаның "Бакылдык" дип аталган рәсеме басылды.

Эшләр 20 нче апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
422727, Биектау районы, Олы Кавал авылы, Мәктәп урамы, 10 нчы йорт, "Чулпан" дәүләт табигый тыюлыгы.
Тел. 89047664085 яки Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев