Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ПОЧТА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ БҮЛӘКЛӘР

Шушы көннәрдә 2013 нче елның беренче яртыеллыгына "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасына язылу буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән почта хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Почта бүлекләреннән Мөршидә Шәмсиева җитәкчелегендәге Казаклар почта элемтәсе бүлеге башкалардан аерылып тора. Мөршидә Мәсгуть кызы туган авылы Казаклардагы почтада эшләүгә гомеренең утыз җиде елын багышлаган. Мәктәп...

Шушы көннәрдә 2013 нче елның беренче яртыеллыгына "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасына язылу буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән почта хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
Почта бүлекләреннән Мөршидә Шәмсиева җитәкчелегендәге Казаклар почта элемтәсе бүлеге башкалардан аерылып тора.
Мөршидә Мәсгуть кызы туган авылы Казаклардагы почтада эшләүгә гомеренең утыз җиде елын багышлаган. Мәктәп тәмамлаганнан соң ул хат ташучы булып урнаша, әмма күп тә үтми, аңа бүлек начальнигы вазифаларын ышанып тапшыралар. Ул вакытта әле кияүгә дә чыкмаган кыз үзенең хезмәт бурычларын гына үтәп калмый, ә бәлки җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә: комсомол оешмасы секретаре була, агитбригадада катнаша, башка хезмәттәшләре белән бергә киеренке урып-җыю чорында колхозга булыша.
Почта бүлеге өч авыл халкына хезмәт күрсәтә. Заказлы хатлар һәм бандерольләр, су, газ, телефон өчен түләүләрне җыю, килгән хатлар, башка корреспонденцияне эшкәртү, газета-журналларга язылу - болар барысы да бүлек начальнигы җилкәсендә. Биредә хат ташучы булып Гөлсәрия Хәйдәрова эшли. Хатын-кызлар яңа газета-журналлар, башка хат-хәбәрләрне авылдашларына үз вакытында таратырга тырышалар.
Язылу кампаниясен уздыруның ел саен кыенлаша баруы берәүгә дә сер түгел. Казаклар бүлеге экземплярлар саны буенча да, керем буенча да планны һәрвакыт үтәп килә. Быел Казакларның почта хезмәткәрләре тырышлыгы белән безнең район газетасын алдыручылар саны моннан ярты ел элеккегә караганда ике тапкырга диярлек артты.
Рәсемдә: Казаклар почта элемтәсе бүлеге начальнигы Мөршидә Шәмсиеваны "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе" директоры Габдулла Галямов Мактау грамотасы һәм премия белән бүләкли.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев