Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә кыйммәтләрен – балаларга

«Шаян» балалар бакчасында район күләмендә уздырыла торган «Татарстан Республикасы халыкларының гаилә кыйммәтләре» дип аталган бәйгенең финалы узды. Бәйгегә нәтиҗә ясау бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнгә махсус туры китерелде. Мондый дәрәҗәдәге чара «Шаян» балалар бакчасында беренче тапкыр уздырылды. Чөнки әлеге бакча үзе дә узган ел гына ачылган иде.  Мәртәбәле бәйгене кабул итүчеләр буларак бу көнне балалар һәм бакча коллективы зур имтихан тотты. «Шаян» коллективы чагыштырмача яшь коллектив. Бакча үзе дә заманча җиһазландырылган. Ә «Татарстан Республикасы халыкларының гаилә кыйммәтләре» бәйгесе финалына  бик җитди әзерләнделәр. Эчтәлек ягына гына түгел, бакчаны бизәү өлешенә дә зур җаваплылык белән карадылар.

“Бүгенге көндә нинди генә эшкә алынсаң да, иң беренче реклама булу шарт. Без дә  баннерлар ясаттык. Ә инде кремльне такталардан, кибеттә сатыла торган материаллардан үз кулларыбыз белән ясадык. Бакчада без һәр әйберне үзебез ясарга тырышабыз. Чөнки үзеңнең иҗатың зур канәгатьләнү хисе тудыра”, - ди  «Шаян» балалар бакчасының физик әзерлек буенча инструкторы   Екатерина Исмәгыйлева.

Бакча коллективы гына түгел, бәйге финалына җыйналган һәркем бу көнне канәгатьләнү,  соклану хисләрен яшермәде. Бирегә кунаклар гаиләләре белән килгән иде. Бәйгенең шарты буенча анда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, туганнары да катнашырга тиеш. Һәр гаилә үзе турында видеоролик ясап алып килгән. Роликларда гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны  үсеп килүче буынга ни рәвешле тапшыру гәүдәләндерелгән.

 “Миңа бәйгедә кызым белән катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп риза булдым. Үзем тегәргә, чигәргә яратам. Татар орнаментлары бигрәк тә ошый. Кызыма да өйрәтәм”, - ди Альбина Гафурбаева.

Реклама

Видеороликларны карау бакчада тәрбияләнүче балалар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Тәрбиячеләр дә, балалар да бу көнне милли костюмнардан иде. Алар бергәләп җитез биюләр башкардылар.

Бәйгенең финалына 15 гаилә чыкты. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләмәде. Чөнки һәр гаилә үзенчә матур, кыйммәтле иде. Алар барысы да  оештыручылар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булдылар.

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев