Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 февральдән артачак

Быел иминият пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак, пенсияләр инфляциянең реаль күләмендә 1 февральдән артачак. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, якынча 5,8 процентка үсәчәк. Хәер, эшләмәүче пенсионерларның гына пенсияләре артачак. Шулай итеп, картаю буенча уртача пенсия күләме 13,7 мең сумны тәшкил итәчәк. Пенсия баллы 74,27 сумнан 78,58 сумга "артачак", дип яза "Российская...

Быел иминият пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак, пенсияләр инфляциянең реаль күләмендә 1 февральдән артачак. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, якынча 5,8 процентка үсәчәк. Хәер, эшләмәүче пенсионерларның гына пенсияләре артачак. Шулай итеп, картаю буенча уртача пенсия күләме 13,7 мең сумны тәшкил итәчәк. Пенсия баллы 74,27 сумнан 78,58 сумга "артачак", дип яза "Российская газета".
Дәүләт пенсияләре, шул исәптәп социаль пенсияләр, бер елда яшәү өчен кирәк минимум арткан күләмгә - 2,6 проценка үсәчәк, социаль пенсияләр күләме 8,8 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар һәм беренче группа инвалидлар пенсиясенең уртача күләме 13,3 мең сум булачак.
Федераль ташламалардан ай саен кулланучыларның өстәмә түләүләре дә 5,8 процентка индексацияләнәчәк.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре августта яңадан хисапланачак, максимум өч баллга - 235 сумга артачак.
2017 елда пенсиягә чыгарга ниятләүчеләр игътибарына: пенсия билгеләнер өчен 8 ел иминият стажы һәм 11,4 пенсия баллы булырга тиеш. 2017 ел дәвамында максимум 8,26 балл эшләргә мөмкин.
Быел Россиядә пенсионерлар саны 600 мең кешегә артып, 43,9 миллионны тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев