Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы- Биектау районы квотасы буенча укырга керде

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән, районда үзебезнең кадрларны үстерү максатыннан, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә керү өчен квота бүлеп бирелде. Ул киләчәктә Биектауга хоккей буенча тренер булып кайтырга тиеш. Галиевлар гаиләсе чын мәгънәсендә спорт яратучы...

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән, районда үзебезнең кадрларны үстерү максатыннан, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә керү өчен квота бүлеп бирелде. Ул киләчәктә Биектауга хоккей буенча тренер булып кайтырга тиеш.

Галиевлар гаиләсе чын мәгънәсендә спорт яратучы гаилә. Гаиләнең башлыгы Фәнис әфәнде- ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, хәләл җефете Гөлшат нәфис гимнастиканы үз итә. Ике уллары Данил белән Данис үзләренә төп шөгыль итеп хоккейны сайлаганнар, кечкенәләре Самат әлегә тәпи йөрергә генә өйрәнә. Данил яшьләр хоккей лигасында "Реактор" командасы өчен уйный, уртанчы малай- Данис "Биектау-05" нең иң яхшы сакчыларының берсе.


Гаилә башлыгы Фәнис әфәнде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга әлеге мәртәбәле уку йортында укырга мөмкинлек тудырганы һәм әтисенең исемен мәңгеләштерү өчен районда эшләнгән эшләр өчен бик тә рәхмәтле икәнлеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев