29 август 2016 яңалыклары
-
Республика көне уңаеннан, Биектау спорт комплексы янында бәйрәм чаралары узды.
Биектау районында Республика көне белән бәйле бәйрәм чаралары 29 август көнне "Биектау" спорткомплексы каршында билгеләп үтелде. Программада районның иң яхшы вокал һәм бию коллективлары чыгышлары урын алган иде
-
Казанда иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләделәр: Биектау районын Золотаревлар гаиләсе тәкъдим итте
Бүген 29 август Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән берлектә Татарстанның үрнәк гаиләләрне кабул итте. Әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 51 гаилә чакырылган иде. Биектау районыннан биредә Золотаревлар гаиләсе катнашты.
-
Данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы- Биектау районы квотасы буенча укырга керде
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән, районда үзебезнең кадрларны үстерү максатыннан, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә керү өчен квота бүлеп бирелде. Ул киләчәктә Биектауга хоккей буенча тренер булып кайтырга тиеш. Галиевлар гаиләсе чын мәгънәсендә спорт яратучы...
-
30 август көнне Бөтенроссия ата- аналар җыелышы узачак!
30 август 12.00 сәгатьтә Бөтенроссия ата- аналар җыелышы узачак. Җыелышны Россия Ферерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева уздыра. Барлык әти- әниләр дә министрның төрле сорауларга тулы итеп җавап биргәнен күрә һәм ишетә алачак. Турыдан- туры линия Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алып барылачак. РФнең 10 субъектыннан 10 әти- әни...
-
Пенсиягә кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшли
Бүген, 29 августта, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча халык белән аралашачак. Кайнар линия телефоннары бүген 9:00-16:00 сәгатьләрдә эшли. Пенсия фонды белгечләре пенсия түләү, индексация, пенсияне яңадан хисаплау кебек мөһим сорауларга җавап бирәчәк. Кайнар линия телефоны: 8-800-100-26-27. Исегезгә төшерәбез: 2016 елда пенсияне икенче тапкыр...
-
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Республика көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Биектау районы халкы! Чын күңелемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Районыбызның республиканың төп бәйрәмен яшәреп һәм матураеп каршылавына мин бик шат. Моның нәкъ менә шулай булуына сез үзегездән зур өлеш керттегез, кадерле биектаулылар! Яңа спорт мәйданчыклары, әйбәт юллар, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, төзекләндерелгән чишмәләр һәм парклар барлыкка килгәннән...