Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар актив рәвештә кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәләр

Безнең илдә спорт һәрвакытта да игътибар үзәгендә булды. Совет заманында шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр, мәктәп эскәмиясеннән башлап ук физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп ителделәр һәм бу эш шактый уңышлы барды. Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. 2014 нче елда Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарын искә төшерү генә дә җитә. Ул чакта...

Безнең илдә спорт һәрвакытта да игътибар үзәгендә булды.
Совет заманында шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр, мәктәп эскәмиясеннән башлап ук физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп ителделәр һәм бу эш шактый уңышлы барды. Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. 2014 нче елда Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарын искә төшерү генә дә җитә. Ул чакта иксез-чиксез илебез үзенең геройлары: талантлы фигуристлар, оста чаңгычылар, кыю сноубордистлар һәм бик күп-бик күп менә дигән спортчылар өчен җан атып торды. Шунлыктан әле күптән түгел генә бездә спортка багышланган яңа, шул ук вакытта милли бәйрәм барлыкка килүе бер дә гаҗәп түгел: спортның кышкы төрләре көне Россиядә беренче тапкыр 2015 елның 7 нче февралендә билгеләп үтелде.
Район кешеләренең спортның нинди кышкы төрләре белән шөгыльләнүләре турында Нәфис Миңнебаев мәкаләсе:
Хоккей. 2013 елдан бирле хоккей Биектау районында спортның иң киң таралган төренә әверелде. Аның белән Биектауда яшәүче һәр икенче кеше шөгыльләнә башлады. Сәбәбе - "Биектау" Боз сараен ачу. Бүгенге көндә, "Биектау" командасының яшь хоккейчылары катнаша торган ТР Беренчелеге һәм Россия Беренчелеге уеннарыннан тыш, Боз сараенда теләге булган һәркем ял көннәрендә тимераякларны прокатка алып тора ала, анда шулай ук бергәләп шуу да оештырылган.
Чаңгы ярышлары. Яңа "Биектау" стадионы быел районда спорт тормышының үзәгенә әверелде. Җәй айларында анда Беренче лига ТР Беренчелеге уеннары һәм Биектау районындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча күнегүләре узса, кышын биредә чаңгы юлы сузылды. Кышның халыкны иң күп җыйган вакыйгасы "Татарстан чаңгы юлы" булачак. Ә бу исә чаңгы спортына битараф булмаган кешеләрне берләштерүне гәүдәләндерә һәм шул ук вакытта үзеңнең осталыгыңны күрсәтү, уңай тойгылар алу мөмкинлеге дә бирә.
Фигуралы шуу. "Биектау" Боз сарае базасында фигуралы шуу мәктәбе эшли. Бүгенге көндә ул эшен камилләштерә бара. "Биектау" балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар респрублика бәйгеләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Районыбызның спортка битараф булмаган кешеләре һәм авыл җирлекләре башлыкларының тырышлыгы бәрабәренә күп авылларда хоккей тартмалары урнаштырылды. Монысы да спортның массакүләм төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен тагын бер нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев